Район үзәгендә Биек Җинүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән бәйрәм парады Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмияткә ия булган бәрелешләргә күрсәтүгә нигезләнгән иде. Район үзәге урамнарынан сугыш елларындагыча “киендерелгән” техника, солдатлар, хезмәт коллективлары узды. Демонтрациядәгеләр кулларына Георгий тасмасы төсендәге шарлар, әләмнәр, Биек Ватан сугышында катнашкан, инде безнең арадан киткән кешеләрнең портретларын тоткан иде. Биектау районы да “Үлемсез полк” акциясене кушылды.
Җиңүнең 70 еллыгын каршылау Теләчедә зур оешканлык белән үтте. Теләче район үзәгеннән сугышта катнашкан бабайлар рәсемнәрен тотып баручы балалар бәйрәмгә килгән халык күңелендә озак сакланыр.
2015 елның 8 маенда, Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан, Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Мальцевлар, Овчинниковлар, Шмалейлар һәм Акопяннар гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы булды.