2015 елның 8 маенда, Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан, Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Мальцевлар, Овчинниковлар, Шмалейлар һәм Акопяннар гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы булды.
Бәйрәмне ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова ачты. Парадта Автозавод һәм Үзәк район белгечләре катнаштылар. Алар гаиләләрне кайнар котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.
Тантаналар сарае исеменнән юбилярларга гаилә портреты һәм чәчәк бәйләмнәре бүләк ителде.