Зәй муниципаль районында ГХАТ бүлеге, Пенсия идарәсе фонды белгечләре 2015 нче елның 08 май көнне ГХАТ теркәү бүлегенең тантаналар залында 4 гаиләгә Ана капиталы сертификаты тапшырдылар. Тантанага килгән бәхетле ханымнарны сабыйлары туу белән белән котлап, балаларын чын Рәсәй гражданнары итеп тәрбияләүне теләделәр.
Котлыйбыз сезне –бәбиегез туды!
Бирсен сезгә бары куаныч!
Игелеге өчен тотып сөяр җимеш,
Авыр чакта булсын юаныч.