Бала туу-гаиләдә иң зур сөенеч. Яппаров Ринат белән Римма гаиләсендә икеләтә сөенеч, чөнки аларның игезәк ике малай лары туды. Сабыйларга Сәлим һәм Разан исеме куштылар. Чын күңелдән бу гаиләне шушы сөенечле вакыйга белән котлыйбыз. Аларга исәнлек һәм бәхет телибез.
Филюс һәм Екатерина Давлетхановлар 2016 елның беренче сан астындагы өйләнешү турында таныклык алдылар. Яшьләрне ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бу матур бәйрәмнәре белән чын күңелдән котладылар һәм бүләк тапшырдылар.
Беренче очрашу һәм танышу 1965 елның июнь аенда, "Мәскәү-Куйбышев" поездында була.
2016елның 16 гыйнварында Югары Ослан муниципаль районы Шылангы авыл җирлегендә Михайловлар гаиләсе Федор улы Николай һәм Александр кызы Нинаның 50 ел бергә тигез гомер итүләрен,алтын туйларын Яңа Рус Мəмəтхуҗасы авыл җирлегендә яшəүче Саттаровлар гаиләсе Хəйрулла улы Рəвкат һәм Нəбиулла кызы Зәйтунə ,Макыл авыл җирлегендə яшəүче Удаловлар гаилəсе Григорий улы Анатолий һәм Петр кызы Нина зөбәрҗәт туйларын билгелəп үттелəр.
Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә 2015 нче елда туган балаларны дәүләт теркәве буенча нәтиҗәләре анализланды.
13 гыйнварда түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең баш белгече Гөлназ Андриянова 2016 елда туу турында 100 нче акт язуын төзеде.
Аны котларга дип райисполком башлыгы урынбасары Лилиана Бикметова, Алабуга муниципаль районы Советы орготдел башлыгы Гүзәл Тазиева, Морт авыл җирлеге башкарма комитеты башлыгы Фәез Закиров килгәннәр иде. Традиция буенча юбилярга Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
Югары Налем авылында хезмәт ветераны Низамеева Гөлчирә Барый кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга Зәй районы җитәкчелеге, Югары Налим авылы җирлеге вәкилләре, авылдашлары, балалары килгән иде. Юбилярның гомер бәйрәме күтәренке күңел белән үтте.
2016 елның 13 нче гыйнварендә ГХАТ Идарәсенең баш залында никахлашу тантанасы узды. Яңа гайлә коруларын раслап, Фәйзуллин Айрат һәм Хасаншина Гүзәл №1 номерлы актлар теркәү язуында имзаларын куйдылар. Шулай итеп, яңа елда никахларын рәсмилләштергән беренче пар Фәйзуллинар булды.
Баулы ГХАТ бүлегендә 2016 елның беренче игезәк балалары теркәлде.Биш бала тәрбияләүче Нурматовлар гаиләсендә алтынчы һәи җиденче булып ике ул туды. Әти-әниләре балаларга Хәсән һәм Хөсәен дип исем бирделәр.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Мурсалимова бәхетле әтине тәбрик итеп балаларның туу турындагы таныклыкларын тапшырды.