29 апрель көнне Кукмара районының Урәсбаш авылында яшәүче Муртазовлар гаиләсен Николай абый һәм Мария апаны 70 еллык гаилә юбилее белән оенэ барып котладылар. Авылның иң мөхтәрәм кешеләре, үрнәк гаилә исеменә чын мәгънәсендә лаек парлар. Гаилә башлыгы Николай абый – Бөек Ватан сугышы ветераны, Мария апа – гомер буе колхозда хезмәт курсәткән. Аларның балалары да үзләре кебек уңган-булган, миһербанлы, ярдәмчел булып үстеләр – алты балалары, 13 оныклары һәм 17 оныкчыклары бар.
Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре 2016 елның 29 апрелендә өчйөзенче бала тууын теркәделәр.
"Язгы игелек атнасы" акциясен үткәрү кысаларында, 28 апрель көнне Сарман бала тудыру йортында тантана булды. Бәхетле Миләүшә һәм Рүзил Габдрахмановлар беренче сабыйларына Риналь исемен бирделәр. Аларны каршыларга якыннары, туганнары һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе килгәннәр иде. Яшь әти-әнине, әби-бабайларны котлап Гөлчәчәк Вәлишина аларга сәламәтлек, гаилә бәхете, тигезлек теләде.
Биектау районының Коркачык урта мәктәбендә “Балаларның дөнья дулкыны” дигән девиз астында чара булып үтте. Аның максаты – безнең халыкның яшәешен танытырга.
Язгы мәрхәмәтлек атналыгында Татар Әйшәсе китапханәсендә балалар һәм ата-аналар белән мәрхәмәтлек турында дәресләр үткәрелде.
2016 елның 28 апрель аенда Буа муниципаль районы ГХАТ бүлегендә ана капиталы дәүләт сертификаты тапшыру тантанасы узды. Ике һәм аннан да күбрәк бала алып кайтучы биш гаиләгә, ана капиталы сертификаты бирелде. Тантанада пенсия фонды җитәкчесе Рәфыйк Гали улы Җәләлов һәм “Автоград” исемендәге коммерция банк җитәкчесе Рамис Раис улы Мифтахов катнашты.
Азнакай шәһәрендә дублер көне булып үтте. Өлкән класстагы укычылар җитәкчеләр эшен үз җилкәләрендә тойдылар. Дублер ЗАГС бүлеге җитәкчесенең эшен башкарды. Алар бергәләп халыкны кабул иттеләр һәм гражданлык хәле актларын теркәделәр. Дублер үзенә ЗАГС турында күп файдалы мәгълүмәтләр алды.
Багданур апа безгә киләчәккә үрнәк булучы, - диләр күршеләр. – Һәрвакытта, актив, чиста күңелле, бервакытта да эшсез утырмый. Бүгенге көндә дә ул безнен сердәшчебез. Багданур Габдулхак кызы Кече Карамал авылыннан, кияүгә чыккач Сатлыган авылына күченә.Ире Сәләх белән 2 бала үстергәннәр. Кызганычка каршы улы үлә. Ире Сәләх сугышта катнашкан.
Тукай районы ГХАТ бүлеге “Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе кысаларында, күрү сәләте чикле булган балаларның Тукайга багышланган бәйрәмендә катнашты. Балалар матур итеп туган телдә шигырьләр сөйләде, ә ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре аларга бүләкләр өләште.
Киров ГХАТ бүлегендә ремонт эшләре сәбәпле, Казан шәһәре никахны теркәү “Полимер” Мәдәният йортында карар кылды. Ул түбәндәге адрес буенча урнашкан: Казан ш., Рахимова ур., 26. Мәдәният йортында көтү холы, фотозона, тантана залы тиешле рәвештә декорацияләнәчәк.
«Парк һәм скверлар» акциясе кысаларында 27 апрель көнне гаилә хәле актын теркәү бүлеге хезмәткәрләре үз территориясендә ясмин куагы утырттылар.
ГХАТ бүлеге белгечләре башкаларны да табигатькә сакчыл карашта булырга чакыра. Тирә-юнебезнең чисталыгы һәм матурлыгы – ул һәммәбезнең уртак хезмәте.