90 яшьлек юбилее белән Кама Тамагы муниципаль районында яшәүче Шайдуллина Багданур Габдулхак кызын котладылар

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Багданур апа безгә киләчәккә үрнәк булучы, - диләр күршеләр.  – Һәрвакытта, актив, чиста күңелле, бервакытта да эшсез утырмый. Бүгенге көндә дә ул безнен сердәшчебез. Багданур Габдулхак кызы Кече Карамал авылыннан, кияүгә чыккач Сатлыган авылына күченә.Ире Сәләх белән 2 бала үстергәннәр. Кызганычка каршы улы үлә. Ире Сәләх сугышта катнашкан.

Хәзерге вакытта Багданур апа кызы белән тора.

Президент Владимир Путинның котлау телеграммасын һәм район башлыгы исеменнән район Глава урынбасары Габидуллин Газинур Аүхәт улы котлады. Кама Тамагының башкарма комитеты урынбасары Ольга Шалдыбина истәлекле бүләкләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International