Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре 2016 елның 29 апрелендә өчйөзенче бала тууын теркәделәр.
Яңа туган малайның әти- әнисе Алексей һәм Ирина Новиковлар ЗАГС бүлегеннән төсле открыткалар һәм сабыйга кечкенә бүләк алдылар. Ә иң мөһиме- Халыкара гаилә көне белән җылы, ихлас котлаулар булды. Сергей әлеге гаиләнең икенче баласы, ә Чистай районында исә ул өчйөзенче бала булып туды.