Бәрәкәтле туй – 70 ел бергә

2016 елның 29 апреле, җомга

29 апрель көнне Кукмара районының Урәсбаш авылында яшәүче Муртазовлар гаиләсен Николай абый һәм Мария апаны 70 еллык гаилә юбилее белән оенэ барып котладылар. Авылның иң мөхтәрәм кешеләре, үрнәк гаилә исеменә чын мәгънәсендә лаек парлар. Гаилә башлыгы Николай абый – Бөек Ватан сугышы ветераны, Мария апа – гомер буе колхозда хезмәт курсәткән. Аларның балалары да үзләре кебек уңган-булган, миһербанлы, ярдәмчел булып үстеләр – алты балалары, 13 оныклары һәм 17 оныкчыклары бар.

Бәрәкәтле юбилей ияләрен Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе З.Т.Латыйпова һәм Түбән Үрәс авыл җирлеге Башлыгы Г.М.Гарифуллина котлады, Кукмара Башлыгы С.Д.Димитриев исеменнән Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Аларга ныклы сәламәтлек һәм онык-оныкчыклар янәшәсендә бәхетле тормыш телик.  Тормышларының алдагы һәр көне әлеге бәйрәм көнедәй якты, күңелле булсын.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International