ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2016 ел
җомга

      Ютазы районы Уруссу бистәсендә яшәүче  Вәсим ага  һәм Әнисә апа Садыковлар 50 ел бергә гомер сукмагыннан атлап баралар. Аларның бу зур юбилейларын туганнары зурлап билгеләп уздылар. Юбилярларны ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә котлады.

2016 елның 25 ноябрендә Әгерҗе шәһәрендә 35 ел бергә гомер кичерүче парлар Сергей  Евгеньевич һәм Алевтина Викторовна  Киселевларны хөрмәтләү  тантанасы булып узды. Юбилярларны Әгерҗе   район   башкарма   комитеты    җитәкчесе  Авдеев А.С. кайнар котлады , аларга Рәхмәт хаты һәм истәлекле буләкләр тапшырды .Тантанада шулай ук массакуләм  мәгълүмат чаралары  хезмәткәрләре дэ катнашты.

Актаныш районы Карт авылыннан сугыш ветераны   Даутов Әмир Даут улы 90  яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды.Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Хаев  тапшырды. Котлауларга авыл башлыгы Р.Харисов та кушылды.

Чираттагы гаилә белеме дәресе Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Әниләр көне алдыннан узды. Бүлек хезмәткәрләре Бөгелмә һөнәри-педагогия көллияте студентларын үзләренең эш үзенчәлекләре белән таныштырды, алар белән гаилә, гаилә кыйммәтләре турында сөйләштеләр һәм күркәм бәйрәм уңаеннан флешмоб оештырдылар.

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Әниләр көне алдыннан Пенсия фонды идарәсе белән берлектә ана капиталы сертификатларын тапшырды. Әлеге чара 25 ноябрь көнне Тантаналар залында узды. Тугыз гаилә матди ярдәм булган ана сертификатына ия булды.

Бәйрәмгә күптән түгел генә беренче балалары туган Юнысовлар гаиләсе чакырылды . 

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Рәссәйдә билгеләп үтелгән Халыкара әниләр көне уңаеннан, Түбән Кама ГХАТ идарәсендә “Сөйкемле әнигә хат” акциясе старт алды.  

"Яшь парлар" бәйрәм тантанасына бик дулкынланып, кулга-кул тотонышып килделәр – «кыз» ак күлмәктән, «егет» купшы озын кара пиджактан. Еллар аларны үзгәртмәгән дә диярсең, шул ук ягымлы караш, күзләрдә шул ук яшьлек чаткысы, бары тик бу хисләргә бай тормыш тәҗрибәсе hәм зирәклек кенә өстәлгән.


24
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

24 ноябрьдә Алабуга ЗАГС  бүлегендә 1000 нче баланың дөньга  килүе теркәлде. Таныклыкны әти-әнигә  тантаналы шартларда тапшырдылар.

 

«Шәһәр тибындагы Актүбә бистәсе» муниципаль берәмлеге башкарма комитетының алып баручы белгече Шагидуллина Лилия әзерләгән, әниләр көненә багышланган чарада, 3-нче номерлы урта мәктәпнең 8-10 сыйныф укучылары актив катнашты.Чара Азнакай районы Актүбә бистәсенең ГХАТ залында үтте. Лилия Ирхатовна өлкән сыйныф укучыларын гражданлык хәле актлары белән таныштырды, гаилә коруда никах теркәүнең әһәмияте турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International