ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2018 ел
шимбә

      2018 елның 14 апрелендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда бик  күркәм вакыйга - алтын юбилярларны, Красавин Сергей Евгений улы һәм Валентина Федор кызының бергә 50ел торуларын билгеләп үттеләр. Туй марши тавышы бнлән әйтерсең 50 ел элеккә әйләнеп кайткан шикелле кулга кул тотынып залга керәләр.

Түбән Кама ГХАТ идарәсендә 300 нче яшь гаилә

14 апрельдә Апас районы ЗАГС бүлегендә үзенчәлекле гаиләләр барлыкка килде. Апаста яшәүче бертуганнар Наил һәм Илгиз Фәйзуллиннар Акхуҗа авылында туып-үскән игезәк кызлар Алсу һәм Алсинә Нигъмәтҗановаларга өйләнде. Алар районның ЗАГС бүлегендә гаиләләренең беренче таныклыгын алды һәм Кызыл туйларын билгеләп узды. Без үз чиратыбызда яшьләрне котлыйбыз, изге теләкләр юллыйбыз.

2018 елның 14 апрель көнне ГХАТ Идарәсе белгечләре булачак парлар өчен, традицион булган  шимбә инструктажы уздырдылар.

 Минзәлә районы Воровский исемендәге совхоз җирлегендә яшәүче, тыл хезмәткәре Агафья Николай кызы Сурская шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек туган көнен каршы алды. Бу уңайдан юбилярны тәбрикләргә районның социаль яклау бүлеге мөдире Татьяна Мясникова һәм авыл җирлеге җитәкчесе Сергей Юдин килде. Алар Россия президенты Владимир Путин исеменнән котлау хатын һәм район җитәкчесе Айдар Салахов исеменнән бүләк тапшырдылар.

Бу көйле һәм матур исемнең грек тамырлары. Исемнең тәрҗемәсе – балкып торучы, нурлы. Шушы исемне алган хатын-кызлар якын кешеләренә тугры булалар. Аларда булган мәрхәтлелек кешеләргә хәрвакыт булышырга һәм ярдәм итергә эндәшә. Лена исемлеләр акыллы булалар, алар экстремаль ситуациядә  югалып һәм куркып калмыйлар. Аксубай муниципаль районында хәтта бер көнне шундый матур исемне ике яңа туган кыз балага куштылар. Матюшкиннар һәм Ермолаевлар гаиләләрендә ике Елена туу төркәвен  Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ булеге ямьле апрель көнендә уздырды.

Яшел Үзән муниципаль районында территорияләрне санитар чистарту кысаларында игълан ителгән икеайлыкта, Яшел Үзән шәһәренең оешмалар, предприятияләр, башка ведомства хезмәткәрләре белән беррәттән, Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләредә экологик чараларда актив катнаша.


13
апрель, 2018 ел
җомга

Казан яшьләре магик ышануларга ышанмыйча нәкъ 13 апрельдә никахларын рәсми рәвештә теркәргә булдылар. Элек-электән  13 саны кешедә курку хисен уята.

Чагыштыру өчен: бер атна элек 6 нчы апрельда 8 пар язылыштылар, ә 20 нче апрельга 22 ике гариза бирелгән.

Косманавтика көнендә, 2018 елның 12 апрель аенда Буа муниципаль районы ГХАТ бүлегендә ана капиталы дәүләт сертификаты тапшыру тантанасы узды. Ике һәм аннан да күбрәк бала алып кайтучы 3 гаиләгә, ана капиталы сертификаты бирелде. Тантанада пенсия фонды җитәкчесе Рәфыйк Гали улы Җәләлов һәм “Автоград” исемендәге коммерция банк җитәкчесе Рамис Раис улы Мифтахов катнашты.

    Эйе я юк. Бу датаны күп кенә кешеләр мистик вакыйгалар белән бәйлиләр, кара карма белән биләп ала һәм бәхетсезлек алып килә дигән фикерләр дә аз тугел. Ләкин бу көндә тормыш корып жибәргән парлар арасында бик бәхетле яшәучеләр мисалы да бар.

     Буген Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда тантаналы рәвештә 5 пар гаилә корды. Алар арасында Клименко Анатолий белән Арина да бар иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International