ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2018 ел
чәршәмбе

      Матур дата 08.08.2018  өч  гашыйк парларнын йөрәкләрен  берләштерде. Ә Александр һәм Валентина никахлары  100 номер астында беркетелде. Барлык өйләнешүчеләрне яңа гаилә тезүләре белән котлыйбыз. Аларга озын гомер, бәхетле тормыш, үзара аңлашу һәм уңышлар телибез.

            Бүген, 08.08.2018 Әлки районнында яңа гаилә туды. Ул Анна белән Сергей Журавлевлар гаиләсе. Бу көнне яшлэр очраклы рәвештә билгеләмәделәр, чинки бу дата хәрбер кешенен хәтерендә калатырган һәм бәхетле сан диеп санала. Сергей Элки районын Түбән Кәчи авылынан Аннаны ерак Чүпрәле районнынан сайлап алды. Яшлэрне яңа гаилә төзүләре белән котлыйбыз, гомерлек һәм тигез мәхәббәт телибез.

 

Тукай районы ЗАГС бүлеге 50ел бергә гомер итүче Богаповлар гаиләсен алтын туйлары белән котлап үтте. Бу тату гаилә Иске Җиркле авылында гомер кичерә.

Рәис Абдулович күп еллар машина йортүче булып эшләсә Равилә Хөсәеновна баш хисапчы эшен башкарган. Тырыш, матур гаилә 3 бала үстереп хәзер оныкларына куанып яшиләр. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре бәйрәм уңаеннан үзләренең җылы теләкләрен, истәлекле бүләкләр тапшырды.

"Матур йола" датасында – 2018 елның 08 август көнне – Зәй ГХАТ бүлегендә 4 пар никахларын теркәгән. Никах теркәү датасын яшь парлар бөтен җаваплылык, игътибар белән сайлыйлар. “Сигезле» байлык һәм иминлек символы булып тора, шуңа күрә бу көнне никахларын теркәгән гаиләләр ныклы һәм бәхетле булалар.

"Матур йола" датасында – 2018 елның 8 августында– Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә 16 пар никахларын теркәгән.


7
август, 2018 ел
сишәмбе

2018 нче елның 6 нчы августында Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлеге белгечләре “Бизнес-класс” эшмәкәрлек күнекмәләрен үстерү программасында катнаштылар. Бизнес- модельләштерү,  базар  һәм кулланучының үз-үзен  тотышын өйрәнү, маркетинг һәм интернет-маркетинг, сату һәм сервиз белән идарә итү, финанс грамоталылыгы нигезләре буенча белем алдылар. Уку ахырында белгечләргә курсны үтү турында сертификат тапшырылды.

Бүген Югары Шепкә авылында яшәүче Зәйтүнә апа Нуриева 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны олуг юбилее белән котларга район башлыгы Разиф Кәримов килде. Район башлыгы Зәйтүнә әбигә тыныч-имин көннәр теләп, Россия Федерациясе Президенты котлавын, район хакимияте исеменнән бүләк тапшырды.


6
август, 2018 ел
дүшәмбе

                Надеждино авылы күп функцияле узәк, бу көнне балала тавышыннан,  җыр тавышыннан шау-гөр килеп торды. Балалар мәданчыгы ачылу  уңаеннан оештырылган  тантана, төрле уеннар, җыр-бию белән дәвам итте. Авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельева елдан-ел балалар саны артуын, авыл җирлегендә балар тавышы тынмасын дигән теләкләрен җиткерде.

Арча районы Көек авылында яшәүче Флера апа һәм Тәлгать абый Сафиевларның икесенә дә 80 яшь тулды. Туган нигездә тигез гомер итүче әти-әниең булу һәм аларның ялгыз булмавы – балалар өчен зур бәхет. Сафиевларның балалары бу яктан бик бәхетле.

Флера апа күрше Төрнәле авылында туып-үскән кыз. 10 сыйныфны тәмамлагач “Известия” колхозында 34 ел сыер сава ул. Тәлгать абый Көек авылыннан. Үрнәктә механизаторлыкка укый, тракторда эшли. Аннан бригадир булып хезмәт куя.


5
август, 2018 ел
якшәмбе

2018 елның август аенда Буа шәһәрендә Үзәк ял итү мәйданында беренче тапкыр “Сиртмәле арба” тантанасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International