Елак яңгырлы, сары төсле, моңсу булса да, олы яшьтәгеләр көзне зарыгып көтеп ала. Чөнки нәкъ менә әлеге ел фасылында Өлкәннәр көнен билгеләп үтәләр. Олы Кайбыч авыл мәдәният йортында районнын барлык авыл җирлекләреннән өлкән яшьтәге абый апаларны концерт карарга чакырдылар.
Сарман районы Сарман авылында яшәүче Сәгъдәтова Гыйлембаян Мансур кызына 95 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев та, Гыйлембаян апаны олы юбилее белән тәбрикләп, иң изге теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар.
Яр Чаллы шәһәре Тантаналар сараеның әйдәп баручы белгече Таңчулпан Гайнетдинова «Супер мужчина» бәйгесендә жюри әгъзасы буларак катнашты. Бу бәйге өлкәннәр декадасы кысаларында оештырылды. Катнашучыларга визитка, иҗади номер, импровизация (тормыштан алынган гадәти булмаган сорауларга җавап бирү) һәм оригиналь букет җыю кебек этапларда үзләрен күрсәтергә кирәк иде. үзенең кабатланмас тавышы, тапкырлыгы һәм оптимизмы белән Владимир Марголин күпләрне битараф калдырмады. Ул «Супер мужчина» титулына ия булды да.
Бу елның 9 октябрендә ЗАГС бүлегендә пенсиягә китүче өлкән секретарьлар белән кабат очрашу үткәрелде. Җылы эчтәлекле очрашу барышында өлкән апалар үзләренең кызыклы вакыйгаларын сөйләделәр, эш тәҗрибәләре белән бүлештеләр. Соңыннан концерт номерларын карап, чәйләр эчтеләр. Истәлеккә диеп фотога төштеләр. Тагын шулай очрашулар насыйп булсын дигән теләктә калып, өйләренә таралыштылар.
2018 елның 9 октябрендә Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә игезәк балалар тууы теркәлде. Язмыш Хәйдәровлар гаиләсенә икеләтә сюрприз ясады. Бер үк вакытта ике улы яшь гаиләдә туа. Әти-әниләр улларын Наил һәм Фаил дип атадылар. Гаиләгә бәхет, иминлек, сәламәтлек, энергия һәм көч телибез.
Баулы шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан яңа микрорайонда фатир ачкычлары тапшыру тантанасы булды. Нефтьчеләрнең 25 яшь гаиләсе төзекләндерелгән фатирлар алды.
Нияз һәм Иркә Галимовлар гаиләсе үзенең почмагы барлыкка килү белән куанды. Алар скважиналар җир асты ремонты цехында эшли, Иркә – икътисадчы, ә Нияз – мастер.
Ел саен “Нечкәбил” конкурсында районыбызның гүзәл затлары, ике мөгаллимә көч сынашты: Арчаның 3 нче мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлшат Галәветдинова һәм Наласа мәктәбенең тарих укытучысы Айгөл Хәсәнова.
Галәветдиновлар җыр-моң белән юлдаш. Гөлшат Казан кызы булса да, милли моңны үз итеп үскән. Гаиләдә ике җырчы кыз һәм биюче егет үсә.
Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында 6, 8, 9 октябрь көннәрендә бергә гомер иткән юбилярларны котлау тантанасы булып узды. Алтмыш ел бергә - бу бәхетле гаилә тормышы үрнәге түгелме? Сугыштан соңгы авыр елларда безнең якташлар цивилизацияләрнең бөтен байлыкларына ия булу түгел, барыннан да элек чын дуслык, Ватанга мәхәббәт һәм иң ихлас хисләрне югары бәяләделәр. Бу гаилә бәхете һәм юбилярларыбызның озак уртак тормыш сере дә!
2018 елның 9 октябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Түбән Кама: куллану буенча инструкция " тапшыруын төшерделәр.
8 октябрьдә Апас районында өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан район мәдәният йортында традицион шашка һәм шахматлар ярышы үткәрелде. Биредә 70 кешедән артык апаслы катнашты. Социаль яклау бүлеге, ЗАГС бүлеге һәм ветераннар Советы катнашучыларны җылы каршы алдылар, чәйләр тәкъдим иттеләр. Җиңүчеләргә диплом-грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшыррылды.