2020 елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә берьюлы ике кечкенә алабугалы-бер гаиләдә тууы теркәлде. Семен һәм Демид - шундый матур рус исемнәрен яшь ирле-хатынлы Кузьминнар яңа туган улларына бирделәр.
Әниләр көне алдыннан ГХАТ идарәсе белгечләре перинаталь үзәктә яшь әниләргә туу турында таныклык тапшыру тантанасы оештырдылар.
26 ноябрь көнне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре Татарстан Республикасының бөтен халык яраткан продукциясен яклап «Безне сайлыйлар» дигән тавыш бирүдә катнаштылар.
Казанның 3 яшь гаиләсе ана капиталы дәүләт сертификатларының хуҗалары булдылар. Казан шәһәре Вахитов районы Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Арсланова Флида Зөфәр кызы, Казан шәһәре ГХАТ идарәсе җитәкчесе Миңнуллина Римма Шамил кызы белән берлектә, сертификатлар тапшырдылар һәм гаиләләрне бәйрәм белән котладылар, мәхәббәт, игелек һәм бәхет теләделәр.
60 һәм 50 ел бергә гомер итүләрен 3 гаилә пары билгеләп үтте. Алар үзләренең танышу тарихы белән уртаклаштылар. Тантанага чакырылган барлык гаилә парлары – күп санлы юбилей бүләкләре һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнгән хезмәт ветераннары. Һәр пар күп еллар дәвамында үз гаилә берлеген саклап кала һәм туган шәһәребезне үстерүгә зур өлеш кертә алды.
Гәрәев Радик белән Лилия гаиләсе 26 ноябрь аенда 2020 елның тормыш башлап җибәрүләренә унбиш ел тулу уңаен - Бәллүр туйларын билгеләп үттеләр. Бу көнне гаиләнең ни дәрәҗәдә пакъ мөнәсәбәтләр белән төзелгәнлеге, бер-береңне кадерләп торуның ныклыгы күренә. Бәллүр туй - ир белән хатын мөнәсәбәтенең ни дәрәҗәдә нәфис булуын күрсәтә.
2020 елның 26 нояберендэ Әлмәт шәһәре ГХАТ идарәсе белгечләре 2100-нче сабыйның тууы теркәлде. 2020 елның 19 нояберендә Брижак Вадим Александр улы һәм Людмила Владимир кызы гаиләсендә Павел исемле беренче бала дөньяга килә.
2020 елның 25 ноябрендә Идел буе районы ГХАТ бүлегендә «алтын» юбилярларны котлау тантанасы узды. Бу парларның һәркайсының үз гомер озынлыгы булган мәхәббәт тарихы бар. Аларның барысына да чын гаилә кору өчен күп көч куярга туры килде. Һәр гаиләнең тормыш юлы җиңел булмый: авырлыклар, хаталар, шатлык һәм җиңү, әмма хөрмәт һәм мәхәббәт булыша узарга барлык тормыш сынауларын.
Халыкара Әниләр көне алдыннан «Ана булу изгелеге» программасы кысаларында Андрей Первозванный фонды популяр җырчы Диана Гурцкая белән берлектә әлеге бәйрәмгә багышланган бөтенроссия гаилә флешмобын башлап җибәрде һәм барыбызны да катнашырга чакыра!
Агымдагы елда 50 һәм 60 еллык туйларын билгеләп үткән 5 пар бүген ГХАТ Идарәсендә, гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү кысаларында, булдылар. «Яшь парлар» гражданлык хәле актларын теркәү кенәгәсендә язылуларын искә төшерделәр һәм ГХАТ хезмәткәре кулыннан беренче гаилә документын алдылар. Бүген чакырылган һәр гаиләнең Киров ЗАГС бүлегенә яраткан балалары, оныклары һәм хәтта оныкчыклары бар.