Халыкара Әниләр көне алдыннан «Ана булу изгелеге» программасы кысаларында Андрей Первозванный фонды популяр җырчы Диана Гурцкая белән берлектә әлеге бәйрәмгә багышланган бөтенроссия гаилә флешмобын башлап җибәрде һәм барыбызны да катнашырга чакыра!
Акциядә катнашу өчен кирәк:
Одноклассники яки VK социаль челтәрләрендә әни белән төшкән яраткан фотографияне куярга, аның турында сөйләргә, ана мәхәббәте һәм кайгыртуы өчен рәхмәт белдерергә, шулай ук #счастьематеринства2020 һәм #фондандреяпервозванного хештеглары белән постны билгеләп үтәргә.
Әниегезгә рәхмәт белдерегез - ул шат булачак!