Юрий Михайлович һәм Нина Степановна 55 ел дәверендә бер-берсенә терәк булып, бер-берсен хөрмәт итеп тормыш итәләр. Арча районы хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина А. М. һәм район ветераннар советы җитәкчесе Хәмидуллина Р. Ш. юбилярларны бәйрәм белән котладылар. Алар юбилярларга район башлыгы Нуриев И.Г. исеменнән котлау хатын һәм ГХАТ бүлегенең символик бүләген тапшырдылар.
2021 елның 7 аенда Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 29 бала: 15 малай, 14 кыз туу теркәлде. Аларның 4 гаиләдә беренче бала, 13 сабый – икенче, тагын 5 сабый гаиләдә өченче булып дөньяга килә, ә 7 бала гаиләдә дүртенче булып дөньяга килә.
Шушмабаш авыл җирлегендә бриллиант туйларын билгеләп үтүче юбилярларны, Вилсур һәм Гөлчирә Вәлиевлар гаиләсен хөрмәтләделәр. Юбилярларны авыл җирлеге башлыгы Сәгыйтов В. В. котлады, аларга район башлыгы Нуриев И. Г. исеменнән котлау хаты һәм ГХАТ бүлегенең символик бүләген тапшырды.
2021 елның 7 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 35 никах теркәлде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 елның шул ук чорында шулай ук 31 никах теркәлде.
2021 нче елның 31 нче июлендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 600 нче парның никахы теркәлде. Никахны теркәү-гаилә тормышына аяк баскан яшь парлар өчен тантаналы һәм истәлекле мизгел.
Бала туу – һәрбер гаилә өчен бәхет! 2021 елда Әлмәт шәһәрендә 1255 бала дөньяга килде. Алар арасында 624 малай һәм 631 кыз.
31 нче июль көнне Биектау муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан 100 никах теркәлде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Нурзидә Җиһаншина, Когтев Виктор һәм Газизуллина Гүзәлне җылы сүзләр белән котлады. Бары мәхәббәт кенә ике гомер, ике язмыш, ике йөрәкне берләштерә. Виктор Константинович һәм Гүзәл Марсильевнаны гаилә корулары белән котлыйбыз. Мәхәббәтегезне саклагыз, аны еллар аша алып барыгыз һәм бәхетле булыгыз!
2021 елның 30 июлендә Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Михаил Яков улы белән Валентина Иван кызының “Алтын” туй тантанасы узды. Нәкъ 50 ел элек, 1971 нче елда 30 нчы июль көнне Куйбышев шәһәренең Киров ГХАТ бүлегендә Радаевлар гаиләсе үзләренең никахын рәсми рәвештә теркәгән.
Озак еллар бәхетле, тату гомер кичергән парлар һәрчак хөрмәт һәм соклану уята.
29 июль көнне «Казан» гаилә Үзәгендә «бриллиант» һәм «алтын» юбилярларга багышланган тантаналы чара узды. 50 һәм 60 ел бергә яшәгән бәхетле юбилярлар Мендельсон маршы астында тантана залына уздылар.
Яңа туган сабыйга исем сайлау җиңел эш түгел. Кешенең исеме аның язмышына тәэсир итә.
Әгәр элек Елена, Ольга, Сергей, Алексей, Наталья һәм башка күп кенә гадәти исемнәр модада булса, хәзер ата-аналар үз балаларын гадәти булмаган исемнәр кушарга тырышалар.