Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе урынбасары «Сонатал» исемле имин бала табуга әзерлек мәктәбендә булачак әниләр белән очрашу үткәрде

2021 елның 20 августы, җомга

Йөклелек – хатын-кыз тормышында иң яхшы чорларның берсе. Файдалы мәгълүматны булачак әниләр өчен «Сонатал» программасы буенча имин бала табуга әзерлек мәктәбендә алырга мөмкин.

         Әлеге курслар хатын-кызлар консультациясендә уза. Булачак әниләр медицина, социаль, психологик һәм юридик характердагы сорауларга җаваплар алалар. 20 август көнне ГХАТ идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова булачак әниләргә бала тудыру йортында туу турында таныклыкны рәсмиләштерү өчен нәрсә кирәк булачагын аңлатты, ата булуны билгеләүнең хокукый аспектлары турында сөйләде. Исегезгә төшерәбез, дәресләр түләүсез һәм ирекле нигездә үткәрелә. Курслар турында тулырак мәгълүматны һәр җомгада 10.30 сәгатьтә хатын-кызлар консультациясенең конференц-залында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International