2021 елның 18 августында Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге Хәйровлар гаиләсе өчен үзенең кунакчыл ишекләрен ачты. ГХАТ бүлеге үзенә кунакка «Зөбәрҗәт» юбилеен туганнары һәм якыннары белән билгеләп үтүче Ядыкәр Зыя улы белән Разия Гомәр кызы гаиләсен чакырды.
Бу көнне ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, шулай ук тантанада катнашкан туганнары һәм якыннары исеменнән бик күп җылы сүзләр, теләкләр яңгырады. Юбилярлар юбилярларның Мактау китабына үз имзаларын куйдылар. Бүлек исеменнән юбилей таныклыгы һәм истәлекле бүләк тапшырылды.