2021 елның 18 августында Башкарма комитетның ГХАТ бүлегендә 2 пар никахларын теркәделәр. Алар арасында 2021 елның 300нче юбилей пары да бар иде.
Валерий һәм Виктория «өчйөзенче» өйләнешүчеләр булдылар, алар өчен бу яңалык көтелмәгән булды. Яшь парларга беренче гаилә документы – никахлашу турында таныклык тапшырылды. Бүлек хезмәткәрләре яшь парларны яңа гаилә туу белән котладылар.
Шунысы игътибарга лаек, 2020 елда 300нче пар 15 сентябрьдә генә теркәлгән иде.