27.09.20021 – 29.09.20021 Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе урынбасары Антонова Анастасия Станиславовна Казан (Идел буе) федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Граждан хәле актларын теркәү» өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча квалификация күтәрү курслары узды.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә зирәклек, игелек һәм хөрмәт көне уңаеннан “Сүнмәс мәхәббәт!” бәйрәм циклы алып бара. 2021 елның 29 сентябрендә ГХАТ идарәсе белгечләре «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә булдылар, анда хезмәткәрләр концерт программасы кысаларында Хәсәншиннар, Комиссаровлар, Арслановлар һәм Шишкиннар гаилсен туй юбилейлары белән котладылар.
2021 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 600нче сабый тууы теркәлде. Кристина Сергеевна һәм Алексей Леонидович Шаламовлар гаиләсендә София исемле кыз туды, бу исем грек теленнән тәрҗемә иткәндә, “зирәк” дигәнне аңлата. Шаламовлар гаиләсендә ул инде икенче бала.
2021 елның сентябрь аенда Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә беренче булып агымдагы елның икенче игезәкләре туу турында акт язулары теркәлде. Сентябрь аенда ГХАТ бүлеге тарафыннан барлыгы 11 бала туу теркәлде.
2021 елның 28 сентябрендә, Түбән Кама муниципаль районының Никахлашу сараенда Фаттахиевлар гаиләсенең 30 еллык юбилее узды.
Октябрь ае үзенчәлекле көннән башлана – тормыш байлыгын белгән, күпне күргән кешеләрне олылау көненнән башлана. Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә зирәклек, игелек һәм хөрмәт көне алдыннан “Сүнми торган мәхәббәт!” гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү булып узды.
2021 нче елның 27 нче сентябрендә Чистай ГХАТ бүлегендә 400 нче бала тууы дәүләт теркәвенә алынды.
Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләре Ибушева Ләйсән һәм Исмәгыйлева Елена 2021 елның 27 сентябрендә КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә белем күтәрү курслары узалар.
ГХАТ Идарәсендә «Гаилә белеме» электрон курсы буенча шәһәрнең 10нчы мәктәпнең 10 «А» сыйныф укучылары өчен «Гаилә структуралары типологиясе» темасына чираттагы дәрес узды.
Көз-елның иң матур чорларының берсе. Борынгы традицияләр буенча сентябрь аенда туй яшьләргә бәхетле никах вәгъдә итте. Өстәвенә, ул нык һәм ышанычлы булачак. Бу бер ай, кайчан хисе туа. Сентябрь аенда туган гаиләләр гомер буе мәхәббәт һәм привязанность кичерәләр, аларның мөнәсәбәтләре нәкъ менә хис нечкәлекләренә төзелә.