2021 елның 8 октябрендә Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә Сеничак гаиләсенең көмеш юбилеен билгеләп үттеләр.
Владимир Иван улы һәм Гөлия Гашим кызы Түбән Камага бер ел элек кенә күчеп килгәннәр, гомер буе Коми Республикасының Парма поселогында яшәгәннәр. Анда уллары Ярослав туа һәм үсә, әти-әнисе ярдәме белән хәзерге вакытта ул Коми Республикасың картинг буенча чемпионы.
Ир белән хатын 1996 елның 10 октябрендә, купшы туй уйнамыйча, үз никахларын теркәделәр. Аларның гаилә бәхете сере – хөрмәт, кайгыртучанлык һәм үзара аңлашуда. Ә 25 ел эчендә хисләре көмеш кебек нык һәм кыйммәтле булды.
ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре, юбилярларны көмеш юбилее белән котладылар, Идарәнең Мактау китабын тагын бер кыйммәтле язма белән тулыландырдылар. Владимир Иван улы һәм Гөлия Гашим кызы, гомер буе кулга-кул тотынышып, тугрылык һәм мәхәббәт билгесе итеп, кул балдаклары белән алмаштылар.
Сеничак гаиләсенә озын-озак еллар мәхәббәтләрен саклап калуларын, улларына үрнәк булып яшәүләрен телибез.