Арча муниципаль районы Урта Курса авыл җирлегендә алтын туйларын билгеләп үтүче Мөдәрис Самат улы һәм Әнисә Шәрип кызы Саматовлар гаиләсен хөрмәтләделәр.
Юбилярларны котларга авыл җирлеге башлыгы Вафина Рәмзия Рамазан кызы һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре килгән иде. Алар юбилярларга район башлыгы И.Г. Нуриевның Котлау хатын һәм ГХАТ бүлегенең символик бүләкләрен тапшырдылар.
Алтын туй – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешегә күпме сабырлык, түземлек, акыл кирәк! Бер-берсенә булган җылы хисләрен олыгайган көннәренә кадәр югалтмаган Саматовлар гаиләсенә алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмавын, балалар һәм оныклар игелеген күреп озак еллар гомер кичерүләрен теләп калабыз!