Урта Аты авыл җирлегендә Маликовлар гаиләсен хөрмәтләү тантанасы булып узды. Илсур һәм Наҗия Маликовлар бриллиант юбилейларын – 63 ел гаилә тормышын билгеләп үттеләр. Аларның уртак тормышларында төп казаныш-ул тату һәм нык гаилә. Бриллиант туй аларның еллар аша килгән зур мәхәббәте турында сөйли.
Юбилярларга район башлыгы И.Г.Нуриевның Котлау хаты һәм ГХАТ бүлегенең символик бүләкләре тапшырылды. Без чын күңелдән Илсур һәм Наҗия Маликовларны шушы истәлекле көннәре белән котлыйбыз!