2014 елның беренче көнендә, төш вакытында районның бала тудыру йортында 2 нарасый дөньяга аваз салды.
Олы Бакырчы авылыннан Ландыш Билалова 1 гыйнварда 12 сәгать 10 минутта әни булу шатлыгын татыды. Аның 3 килограмм 530 грамм авырлыктагы улы туды. Ландыш Билалова 15 ел авылда балалар бакчасы мөдире булып эшләгән, соңгы елда Казанда балалар йортында хезмәт иткән. Ул кечкенә улының – Булатының сау-сәламәт тууына чиксез шатлыгын белдерде.
Булаттан аз гына калышып, 13 сәгать 10 минутта нәни Диана якты дөньяны күрү бәхетенә иреште. Апастан Рәзилә Гәрәева 3 килограмм 260 грамм авырлыктагы кызчыгына гомер бүләк итте. Рәзилә теплицада хезмәт иткән.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Ногманов бәхетле әниләрне бәйрәм белән тәбрик итәр өчен бала тудыру йортына килде. Традиция буенча, ул быел да, иң беренче туган нарасыйларга, район башлыгы исеменнән коляскалар бүләк итте.
Апас районының Кызыл Тау авылында яшәүче Кайнәт һәм Шәүкәт Вафиннар биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген алар балалары һәм оныклары шатлыгына төренеп туган авылларында бәхетле гомер кичерәләр.
--- Яңа ел көннәрендә бездә икеләтә бәйрәм булды, алтын юбилейны билгеләргә барлык балалар, туганнар җыелдылар.. Гомер үткәнен сизми дә калганбыз –гаилә булып яши башлавыбызга 50 ел вакыт үткән бит! Бук олы бәйрәмебезне районда да зурлап искә алдылар. Район башлыгы Р.Н.Заһидуллин безне котлап, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Моның өчен без аларга бик рәхмәтле, диләр алтын юбилярлар.
Ак чаллы Хуснуруй Хабибулла кызынын зур һәм тату гаилә - 4 баласы, 8 оныгы, 8 оныкчасы һәм 2 оныкчасы балалары. Юбилярны котларга Васильево житәкчесе урынбасары Павлова Н.Н. һәм ветеран Советы председателе Матеркова Т.А. килделәр.
Быелгы елның 10 гыйнварендә ЗАГС бүлегендә Пенсия фонды белгече белән очрашу уздырылды. Очрашуда хәзерге вакытта халыкны пенсия белән тәэмин итү өлкәсендәге яңалыклар турында фикер алышынды.
2014 елның 10 гыйнварында Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Галямов Әзгать Нәҗит улы һәм Фәвәризова Алия Таһир кызының ярәштерү тантанасы узды.
Ярышү – яшь парның өйләкү, бер-берең белән кайгыда да, шатлыкта да бергә булу теләкләренең көчлелеген исбатлаучы бәйрәм.
Борынгы гадәт буенча ярәшү көне итеп Әзгать Алиягә йөзек бүләк итте. Аларның никахлашу тантанасы 2014 елның 14 февраль – Гашыйклар көненә билгеләнде.
ГХАТ идарәсе исеменнән яшь парга ярәшү акты һәм истәлекле портрет тапшырылды.
2014 нче елның 1-8 нче гыйнварларында Татарстан Республикасында никахны теркәүгә 349 гариза бирелгән. Үткән елның шул ук периодында 156 пар никахларын рәсмиләштерергә теләгән. Әлеге күренеш турында «Татар-информ» корреспондентына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең җитәкчесе – Э.Ә. Зарипова хәбәр итте.
2014 елның гыйнварендә Алабугада халыкка күпкырлы хезмәт күрсәтү үзәге (МФЦ) эшли башлады. Килешенгән график буенча, ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре бу үзәктә сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә хезмәт күрсәтәчәкләр. Мондый үзәкләрнең ачылуы халыкка кирәкле документларны тагын да тизрәк алу мөмкинлеге тудырыр дип ышанасы килә.
Инде менә озак еллар төрле функцияләрдә Нурлат халкына хезмәт иткән бина санаулы айлар эчендә танымаслык булып үзгәргән, заманча төс алган.
- Үзәк Нурлат халкының дәүләти һәм муниципаль хезмәтләргә булган ихтыяҗын канәгатьләндерүдә уңышлы хезмәт итсен, халыкка уңайлыклар китерсен, - диде үзәкне ачу тантанасында район башлыгы Равил Кузюров. Әлбәттә, рәхмәтнең иң олысын ул социаль программалар булдырган республика җитәкчелегенә юллады. Республиканың баш санитар табибы Марина Потяшина нурлатлыларга Татарстан Республикасы Президенты котлавын җиткерде, елны матур вакыйга белән тәмамлауны әйбәт хәл дип белдерде.
Үзәккә кызыл тасма киселде, һәм күз алдында яңартылган бина уңайлыклары ачылды. Иркен фойе, халыкны кабул итү өчен кабиналар, уңайлыклы эш урыннары. Үзәк директоры Татьяна Морозова әйтүенчә, биредә халыкка 100 төрле дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтеләчәк, 10 өстәмә эш урыны булдырылган.
Алар үзләренә кунакка яңа елда беренчеләрдән булып өйләнешкән парларның берсен чакырдылар.