ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2014 ел
сишәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында Кукмара районы ЗАГСлар бүлегендә Мостафин Радик Асхадулла улы белән Махинур Таҗетдин кызы гаиләләренә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшыру тантанасы үтте.

1964 елның 16 ноябрендә Кукмара районының Сәрдекбаш авылында ике гашыйкның йөрәкләре бергә кушыла. “Тату, бик тырыш гаилә, хөрмәткә лаек кешеләр” – дип телгә алалар Мостафиннар гаиләсен авылдашлары. Шатлыкта да кайгыда да алар бергә, бер-берсенә ныклы терәк. Бер-берен аңлап, кулга-кул менә инде 50 ел тормыш сукмагыннан бергә атлыйлар Мостафиннар. 5 балалары, 11 онык, 3 оныкчык – аларның төп байлыклары. Балалары үсеп җитеп, төрлесе төрле якка таралса да, бик еш төп йортта очрашалар. Туган нигезгә кайтып, газиз әти-әниләренә булшып, бер-берсе белән күрешеп, гаилә учагының җылысын тоеп яшиләр.

Мостафиннар юбилярларның мактау кенәгәсендә кулларын куеп, балдаклар алыштылар, кулларына истәлекле таныклык алдылар. Ихлас котлауларны ирештергәннән соң, аларга бәйрәмнең символы – ромашка чәчәге бүләк ителде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Галиева Р.Х. юбилярларны котлап, “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән грамота, Район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.  

Баулы шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышы чорында тол калган  Ефросинья Ивановна Ларина үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Лаеклы ялга киткәнче юбиляр “Заря” колхозында эшләгән. Ике бала тәрбияләп үстереп,  әлеге көндә балалары, 4 оныгы һәм 6 оныкчыгы кадер-хөрмәтендә яши.

Район башлыгы урынбасары М.Г.Хасиятуллин юбилярны җылы котлап Россия Президенты В.В.Путинның һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миннихановның котлау хатларын тапшырды.

Бу көнне   “Тормыш” ирекле  хәрәкәтен   яклау  үзәге яшьләр  берләшмәләренең  һәм студентларның  шәһәр  советы активистлары  тарафыннан  Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көненә  багышланган акция уздырылды.  Акциянең максаты-  яшьләрне гаилә институтына  тарту,  хәзерге заманда гаиләнең  ролен  күрсәтү. Акция кысаларында  яшьләр  чистайлыларны  бәйрәм белән котладылар, шулай ук ромашка  төшерелгән  символик  ленталар һәм конфетлар өләштеләр. Әлеге акция  гаиләдә мәхәббәтне һәм кайгыртучанлыкны  саклау ның әһәмияте  турында янә бер кат искә төшерде.

Лаеш муниципаль районы Державино авылы  жирлегенндә  дә бергә 45,50,55 ел гөмер иткән  юбиляр парларны котладылар. Парларга котлау открыткалары hәм истәлекле бүләкләр тапшырганда авыл җирлеге исеменнән җылы котлау сүзләре, матур теләкләр җиткерделәр. Узләренә карата шундый ихтибарлы мөнәсәбәт өчен шатлык тулы күз яшьләре, дулкынлану белән юбилярлар бу очрашуны оештыручыларга чын йөрәктән рәхмәт әйттеләр.Барысы 8 парны котладылар.

2014 нче елның 15 июлендә «Космос» Яшьләр үзәге һәм Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгечләре  яшь гаилә коручы парлар өчен «Бәхет телибез Сезгә!»  дип аталган чара үткәрделәр.  Егет –кызларга махсус бәйгеләрдә, тестларда катнашу  бер-берсен яхшырак белергә ярдәм итте. Психолог Юлия Комиссарова чыгышында  яшь гаиләдә кризис чорларын үткәреп җибәрү ысуллары турында сөйләнде. Танталы рәвештә никах теркәугә психологик яктан әзерләнү турында ГХАТ бүлеге башлыгы Гөлфия Вәлишина сөйләде. Очрашуда корган гаиләләрнең озын гомерле һәм бәхетле булуы булачак ир һәм хатыннарнын бер-беренә булган мөнәсәбәтләреннән торганы ассызыкланды.       

      Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап Минзәлә районында зур бәйрәм үткәрелде. Быел Мирзаян һәм Рәйсә Хабибуллиннар гаиләсе “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнде. Медальне ГХАТ бүлеге җитәкчесе А.П.Куприянова тапшырды. Шулай ук бәйрәмдә исполком җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Н.З. Гильфанов  катнашты. Ул кунакларны бәйрәм белән котлап үтте һәм Хабибуллиннар гаиләсенә Минзәлә муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.


14
июль, 2014 ел
дүшәмбе

8 июль-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында район ЗАГС  бүлеге тарафыннан яңа туган баланы тәбрикләү чарасы да күздә тотылган иде.  Шушы көннәрдә көттереп алган кыз бала Олеся һәм Вячеслав Максимовлар гаиләсендә аваз салды.

Максимовлар Татар Саплыгы авылында яшиләр. 14 июльдә якты дөньяга килгән кызлары аларның гаиләдә өченче балалары. Аңа бик матур итеп, Аделина исемен сайлаганнар. Бу исем  немец теленнән “вөҗданлы, гүзәл, намуслы” дигәнне аңлата.

Аделинаның үзенннән ике олы апасы бар, алар мәктәптә укыйлар.  Хәер, әти кеше -Вячеслав кулларына ир-малай алу  өмете белән яшәсә дә, нәни кызчыгының тууына тагын да куанган.

-Иң мөһиме исән-имин булсыннар, киләчәкләре бәхетле булсын, кияүләр улларым булыр әле,-ди. –Авылыбызда бик матур итеп балалар бакчасы төзелде. Шуңа да бик куандык.

Максимовларны  әлеге олы шатлыклары белән котларга район ЗАГС бүлеге мөдире Гөлсирә Галләмова килде.  Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлап, ул иминлек, бәхетле тормыш теләде. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең төп символы булган ромашка чәчәкләре, ЗАГС бүлегендә традициягә кергән яшь парларның бүләген - йомшак уенчык бүләк итте.

      Никахны теркәү көне өйләнешүчеләр һәм туганнары өчен дә бик әһәмиятле көн.Бу көнгә яшьләр үзләре дә, әти -әниләре һәм туганнары бик  озаклап әзерләнәләр.

      Тәтеш шәһәре хакимияте дә яшь  өйләнешүчеләр өчен шәһәр күлен үзгәрттеләр. Туй кортежын каршы алу мәйданчыгы булдырылды, “мәхәббәт һәм бәхет”  йозагын элү өчен яшьләр агачы барлыкка килде.

      Тәтеш муниөипаль  районы Башкарма комитетының  ЗАГС бүлеге дә  яшь өйләнешүчеләргә бәйрәм кәефен күтәрү өчен үзләреннән зур өлеш кертәләр. ЗАГС бүлеге тирәсендә чәчәкләр газоны, чәчәкләрдән язылган “ЗАГС” сүзе, символик “алтын балдаклар” урнаштырылды.

      Районда барлыгы 52 парның никахы теркәлде һәм 15 пар үзләренең чиратларын көтәләр.


13
июль, 2014 ел
якшәмбе

      2014 елның 8 июлендә  Чистай шәһәренең Скарятинский  бакчасында  Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көненә багышланган киң күләмле бәйрәм чарасында чистай гаиләләре, җәмәгатьчелек, дини власть вәкилләре катнашты.  “Чистай шәһәре” муниципаль берәмлеге  башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ның ЗАГС бүлеге начальнигы Вера  Белова- Реутина  бәйрәмгә  килүчеләрне кайнар котладылар..

      Юбиляр парга - Карповлврга медаль тапшырылды, күп балалы гаиләләрне,яңа өйләнешүчеләрне бүләкләү булды. Балалар  сәнгать мәктәбе укучылары тарафыннан “Барлык гаиләбез  белән  ял итәбез” исемле күргәзмә, зур концерт программасы оештырылды.  Бәйрәм бик  яхшы килеп чыкты. 


12
июль, 2014 ел
шимбә

      Баулы муниципаль районында  Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтү дәвам итә. 10 июль көнне Покров Урустамак авылында  агымдагы елда туй юбилейларын билгеләп үтүче парлар катнашында тантаналы чара узды.  Бу көнне 30, 35, 40, 45, 50 ел бәхетле гомер итүче 13 гаилә котлаулар кабул итте. Чара чәй өстәле артында тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International