Халыкара гаилә көнендә туган якны өйрәнү музейның күргәзмәләр залында Россия Федерациясе Федераль Миграция хезмәте идарәсенең Биектау районындагы бүлеге белән берлектә 14 яше тулган үсмерләр һәм кызларга тантаналы шартларда паспортлар тапшырылды.
15 май гаилә көнендә Минзәлә районы ГХАТ бүлегендә 50 ел бергә гөмер иткән, 7 май көнне алтын туйларын билгеләп үткән Ульяна Алексей кызы һәм Вячеслав Иван улы Санниковларының тантаналы рәвештә котлау үткәрелде. Вячеслав Иван улы гөмер буе шофер булып эшләп «Хезмәт Ветераны» данын йөртә. Ә Ульяна Алексей кызы инженер төзүче. Алар өч бала тәрбияләп үстерә.
Кеше гомере гаиләдән башлана, анда ул гражданин буларак формалаша. Һер ел, 1994 елдан башлап, 15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Яр Чаллы шәһәрендә 2015 елның 15 маеннан һәр яшь парга Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе исеменнән котлау открыткасы бүләк ителәчәк. Шулай ук гаилә юбилярлары да тәбрикләү сүзләре белән җитәкче исеменнәе котлаулар алачаклар.
2015 елның 15 май « Гаилә көнендә» Минзәлә районы ГХАТ бүлегендә Фәсхиев Шәүкәт белән Валиева Айгөлнең никахлары законлы рәвештә теркәлде. Шушы айның соңгы көннәрендә Шәүкәт армия сафларына басачак. Яшьләргә уңышлар телибез, гаиләләре ныклы булсын.
2015 елның 15 маенда- Гаилә көне уңаеннан, Җиңү көнендә дөньяга аваз салган ике сабыйны район сырхауханәсенең бала тудыру бүлегеннән озату тантана рәвешен алды: бәхетле әниләр балаларының Россия гражданнары булуларын раслаучы беренче документларын-туу турындагы таныклыкны район башлыгы Альберт Ильгизәр улы Рәхмәтуллин кулыннан алдылар.
Чирмешән районында яшәүче 11 гаиләгә тантаналы шартларда Ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. РФ Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранова яшь әти-әниләрне сабыйлары туу белән тәбрикләде һәм әлеге капиталны нинди максатларда файдаланып булуын аңлатты. ЗАГС бүлеге начальнигы Наталья Карпова да бәхетле гаиләләрне котлап, аларга "Гаилә битләре" дигән пособиеләр тапшырды.