ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2015 ел
җомга

Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлеге коллективы бүлек начальнигы Илвира Сәгъдиеваны ихлас күңелдән Халыкара Босс көне – төрле дәрәҗәдәге коллектив җитәкчеләренең һөнәри бәйрәме белән котлый. Җитәкче – ул кораб. Бары уңайга исә торган җил җилкәннәребезне тутырсын, ә ураган-давыллар максатка бару юлында комачаулык итмәсен! Безнең тату коллективыбыз исә Сезне беркайчан да сынатмас.

2015 елнын16 октябрь конендэ Саба районы Югары Шытсу авылында яшәүче Рәхимә Шакирҗанова 90 яшьлек юбилеен каршылады. Рәхимә әбине котларга район җитәкчелеге, җирле үзидарә башлыгы килгән иде. Рәхимә әбигә исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш теләп үзләренең матур теләкләрен җиткерделэр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.


15
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Казан гаилә үзәгенең кунаклары: шәһәрдә яшәүчеләр,  төрле Россия үзәкләреннән  һәм бөтендөнья туристлары.

2015 елның 15 октябрь көнендә Азнакай ЗАГС бүлегендә җиденче класстагы укучылар белән  очрашу үтте(режиссер группылары белән  берлектә), “Хокук Һәм тормыш”, “Исемгә хокук” дигән темага фильм төшерәләр.

  ЗАГС бүлегең баш белгече Шакирова Светлана Марс кызы аларга әңгәмә оештырды.

     Көн тәртибенә 8 сорау куелган иде. Иң мөһиме һәм кызыклысы ГХАТ бүгеге җитәкчесе Ф.С.Әхмәтшинаның чыгышы булды. Ул үзенең чыгышында узган елга йомгак ясады и киләчәккә куелган планнар белән таныштырды.

      Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идәрәсе хезмәткәренә Агалямова Расимә Газиз кызына 55 яшь тулды. Аны ГХАТ идәрәсе башлыгы Равиля Гильмет кызы Зарипова һәм хезмәттәшләре котлады.

Октябрь аеның 15 нче көнендә  авыл хатын-кызлары көне билгеләп үтелә.

Шушы бәйрәм көнне без Баулы районы  Мортаза авылында яшәүче  Хабиповлар гаиләсен якынлашып килүче туй көннәре белән котлыйбыз.

14
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

14 октябрь көнне Югары Ослан муниципаль районының Совет,  Башкарма комитеты  хезмəткəрлəре һəм шул исəптəн ГХАТ бүлеге белгечлəре  СССРның халык  артисты Василий Иван улы Качалов  исеме белəн аталган Россиянең иң борынгы  театры  Казан шəһəрендə булдылар.

Баулы шәһәренең төньяк-көнбатыш өлешендәге яңа паркта, Татарстан урамы һәм Нефтяниклар проспекты киселешендә романтик урын барлыкка килде. Әлеге урында сәгать урнаштырдылар.

    Түбән Кама ГХАТ идарәсендә өйләнешергә дип гариза язучылар гаилә психологы – Елена Лагинская белән очрашуга чакырыла. ГХАТ идарәсе җитәкчелеге фикеренчә, мондый консультация яшьләр өчен бәхет ачкычы булырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International