Түбән Каманың “Яшь гаилә мәктәбе” - яңа гына өйләнүчеләргә ярдәм

2015 елның 14 октябре, чәршәмбе

    Түбән Кама ГХАТ идарәсендә өйләнешергә дип гариза язучылар гаилә психологы – Елена Лагинская белән очрашуга чакырыла. ГХАТ идарәсе җитәкчелеге фикеренчә, мондый консультация яшьләр өчен бәхет ачкычы булырга мөмкин.

      “Яшь гаилә мәктәбе” программасы “Җаваплы әти-әни мәктәбе” муниципаль проект кысаларында тормышка ашырыла. Психолог белән очрашу вакытында яшьләр иң четерекле сорауларга да җавап таба алалар. Ә иң мөһиме, булачак ир белән хатынның өйләнешүгә карата мөнәсәбәтләре җитдиләнә. 

     “Яшь гаилә мәктәбе” түбәнкамалылар арасында зур популярлык казана. 10 нчы октябрь көнне, мәсәлән, гаилә психологы белән 14 пар очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International