Зур драма театрына сəфəр

2015 елның 14 октябре, чәршәмбе

14 октябрь көнне Югары Ослан муниципаль районының Совет,  Башкарма комитеты  хезмəткəрлəре һəм шул исəптəн ГХАТ бүлеге белгечлəре  СССРның халык  артисты Василий Иван улы Качалов  исеме белəн аталган Россиянең иң борынгы  театры  Казан шəһəрендə булдылар.

Тамачачы игътибарына 1904 елда Украинаның еврей авылы Анатевка турында мюзикл тəкъдим  иттелəр.
    Төп персонаж- сөтче Тевье һəм аның күп санлы гаилəсе. Тевье — гаилə учагын саклаучы, традициялəрне кайгыртучы, тормышны ничек бар шулай кабул итүче,ə кайчакларда хыяллары баеп  китү. Тевьенең бөтен байлыгы — биш кызы, аларны уңышлы кияүгə биреп ярлылыктан котылу…

Актерларның оста  итеп уйнаулары, искиткеч музыка күңеллəрне күтəрде һəм күзлəргə яшь китерде.Спектакльдəге геройларны кайгыртып, һəрбер кеше үзенең мəхəббəте, гаилəсе һəм туган җире турында уйлагандыр. Казанның  культуралы тормышына кушылып, бу барудан уңай хислəр алып кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International