Октябрь аеның 15 нче көнендә авыл хатын-кызлары көне билгеләп үтелә.
Шушы бәйрәм көнне без Баулы районы Мортаза авылында яшәүче Хабиповлар гаиләсен якынлашып килүче туй көннәре белән котлыйбыз. Бу хөрмәткә һәм ихтирамга лаеклы гаиләнең 50 еладан артын бәхетле яшәүендә хуҗабикә Разия апаның өлеше бик зур. Авыл хатыннарына гына хас булган көчле рухлы, сабыр, кунакчыл Разия апа күп еллар сыер савучы булып эшләп лаеклы ялга киткән. Бүген тормыш иптәше Идрис абый белән 3 баласы, 5 оныгы кадер хөрмәтендә яши.