Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2016 елның 5 августта 2 меңенче пар үзләренең никахларын рәсмиләштерделәр. Бу бәхетле пар – Александр һәм Анна Толстовлар.
ГХАТ идарәсе исеменнән яшь гаиләне матур бәйрәм белән котлыйбыз, мәхәббәт, шатлык, тигез гомер телибез!
5 августта Баулы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның дүртенче пар игезәкләр тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Динар һәм Ләйсән Мокатдисовлар гаиләсендә барлыкка килде. Әти - әни бәләкәчләргә Самир һәм Самат дигән исемнәр бирделәр.
Сарман районы Җәлил шәһәр тибындагы поселогында яшәүче Разум абый белән Мөнәвәрә апа Михайловлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.
Разум абый гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган. Ул күп еллар мәктәптә укытучы булып, Мөнәвәрә апа Җәлил туган якны өйрәнү музеенда эшләгәннәр.
Җиде айда Баулы ГХАТ бүлегендә 227 туу турында акт теркәлде. Үзган елга караганда бу күрсәткеч 1,3% ка күберәк. Шулар арасында 130 малай һәм 97 кыз. Барысы 3 пар игезәк теркәлде.
5 августта Алабугада ЗАГС бүлеге 2 кызык номер белән эшләде. Аиша исемле нәни кызның туу 666 номерына туры килсә, яңа гаилә туу 333 номеры белән теркәлде.
2016 елның 5 август көнендә Иске Чишмә авылында Түбән Кама мунийипаль районы авыл җирлеге сәркатипләре катнашында еллык күчмә семинар узды.
2016 елның 24 июль көнендә Ходаковлар гаиләсендә тәүге уллары туды. Ул Азнакай районы Актүбә бистәсендә 50-нче бала булып теркәлде. Аңа Егор исеме бирелде. Әти-әнисе: Владимир Сергеевич белән Елена Евгеньевна, әби-бабалары төп чыгышлары белән шул ук бистәдән.
2016 елнын 5 август көнне Чернышевка авыл мәдәният йортында бәйрәм- тантана үтте. Генатуллин Усман Салиман улының һәм Дания Фәйзи кызының гаиләләренең 45 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. 3 бала үстереп, бүгенге көндә оныкларын тәрбияләүдә булышалар. Озак еллар Чернышевский совхозында хезмәтләрен куйдылар.
90 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан Гыйльмиҗамал Хәйруллинаны якыннары, балалары, белән бергә район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова да котлады. Ул юбилярга район башлыгы Равил Кузюровның котлауларын ирештерде. Һәм бүләген тапшырды. Гыйльмиҗамал Мәрдегалимовна тормыш иптәше белән 4 бала тәрбияләп үстергән. Бүген ул 5 онык һәм 7 оныкчыгына шөкерана итә.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда Давыдовлар гаиләсе үзләренең олы бәйрәмнәрен, зөбәрҗәт туйларын үткәрергә җыелдылар. Тирә-яктагыларга җылылык һәм бәхет чаткыларын сирпеп алар 55 ел бергә матур, тату гомер иткәннәр.