2016 елның 24 июль көнендә Ходаковлар гаиләсендә тәүге уллары туды. Ул Азнакай районы Актүбә бистәсендә 50-нче бала булып теркәлде. Аңа Егор исеме бирелде. Әти-әнисе: Владимир Сергеевич белән Елена Евгеньевна, әби-бабалары төп чыгышлары белән шул ук бистәдән. Актүбә халкы өчен җәй буе ишегалды бәйрәмнәре үткәрелә. Шунда ук юбилярларны һәм актив кешеләрне котлыйлар. Һәр бәйрәм концерт һәм төрле уеннар белән әверелеп бара. Нәкъ менә шушы очрашуда Ходаковлар гаиләсен дә Актүбә бистәсенең башкарма комитеты җитәкчесе Крашенинников Владимир котлап, туу турында таныклык белән истәлекле бүләк тапшырды.