Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты авыл җирлеге сәркатипләре катнашында күчмә семинар.

2016 елның 5 августы, җомга

    2016 елның 5 август көнендә Иске Чишмә авылында Түбән Кама мунийипаль районы авыл җирлеге сәркатипләре катнашында еллык күчмә семинар узды. Семинарда ИК НМР муниципаль хезмәттәшлек һәм җирле үзидәрә органнары җитәкчесе Елена Морозова, ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Ивановна Махотина, аның урынбасары Гүзәл Сагитова һәм Иске Чишмә авыл җирлеге башлыгы Фидан Әхмәтов катнаштылар.

     Киңәшмәдә үткән җиде ай вакыт эчендә Түбән Кама муниципаль районы гражданлык хәле актлар теркәве буенча йомгак ясалды. Иске Чишмә авыл җирлеге башлыгы сәркатибе, 27 елдан артык бу вазифада эшләп, 1100 акт язмалары теркәгән Татьяна Сычева үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Авыл җирлеге башлыгы үз чиратында катнашучыларга административ бина буенча кечкенә генә экскурсия уздырды һәм авыл тарихы белән бүлеште.

      Семинардан сон барлык катнашучылар авыл Мәдәният Йортына “Мин тудым” дип исемләнгән кичәгә чакырылды. Чара кысасында 2016 елда бала туган һәрбер гаиләне котладылар. Иске Чишмә авыл җирлеге башлыгы әлеге чараның мөһимлеген билгеләде һәм барлык катнашучыларга рәхмәтет белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International