ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

21 нче ноябрь көнне  Тәтеш шәһәрендә яшәүче Матрена  Кирилловна Тихонова үзенең 103 еллык  юбилеен билгеләп үтте.

    Ютазы районында әниләр бәйрәменә багышланган “БлагоДарение” исемендәге хәйрия фонды тарафыннан фотоконкурс иглан ителде. Конкурс җиңүчесенә әнисенә бүләк итәр өчен чәчәк букеты тапшырылачак. Букетлар Казан шәһәрендә, Актаныш, Баулы, Бөгелмә һәм Ютазы районнарында уйнатылачак.

22 ноябрьдә, халыкара Әниләр көне уңаеннан ана капиталы сертификаты тапшырды

. КСЦО "Ышаныч" психологы булачак гайлә парлары белән очрашу үткәрде. Элина Викторовна гаилә, мәхәббәт кыйммәтләре турында сөйләде, бәхетле гайлә тормышы серләрен ачты.

 


21
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

  Мамадыш шәһәренең 1 нче номерлы  урта гомуми белем бирү мәктәбе  укучылары  агымдагы елның  21 нче ноябрь  көнендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә кунакта булып киттеләр.

20 ноябрьдә, инвалидлар декадасы башлану уңаеннан, Совет бинасында инвалид балалар кулы белән эшләнгән иҗади күргәзмә оештырылды. Анда районның барлык җитәкчеләре балалар иҗат иткән сувенирлар  сатып алдылар.

 

    21 ноябрь көнне Ютазы районы Ташкичү авылында яшәүче Минзифа апа Исанбаева гомеренең  туксанынчы көзен каршы алды. Ул буген матур котлау сүзләре һәм бүләкләр кабул итте. Юбилярны котларга аның күп санлы укучылары, якыннары, авылдашлары килде. Минзифа апаны бу матур бәйрәме белән  авыл җирлеге хезмәткәрләре дә тәбрик итте.

 2016 нчы елның 21 нче ноябрь көнендә Саба муниципаль районы Шәмәрдән авылында яшәүче Хәмидә Сәфиуллина  үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны юбилее белән тәбрикләргә  Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  Таһир Шәрәфиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Марсель Хуҗин, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев , балалары, якыннары, туганнары килгән иде. Һәркайсы Хәмидә әбигә исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш теләп үзләренең матур теләкләрен житкерделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 19 ноябрь көнне Россия белән Германия гражданиннары арасында никах рәсмиләштерелде. Анна белән Мартин Хандлосер үзара инглиз телендә аралашалар. Ләкин Анна инде немец телен үзләштерә башлаган, Мартин да рус телен өйрәнә. Яшь пар тормыш итәргә Германиягә күчәргә ниятли.

Баларга хокукый ярдәм күрсәтү көнендә Балык бистәсе районында яшь буын вәкилләренә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру чарасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International