Никахлашу көне – яшь парлар тормышында иң истәлекле көн. Иван белән Татьяна үзләренең туй көне тантанасына матур датаны – 08.08. датасын сайлаган. Шушы көндә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Иван белән Татьяна законлы ир белән хатын булдылар. Яшләрне туганнары һәм якыннары ихластан котлады.
Баулы районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Михайлович Поликушин һәм тыл хезмәтчәне Наил Сабирзянович Шакиров Юбилейларын билгеләп үттеләр.
Иван Михайлович Самарада туа , сугыштан соң яшәргә һәм эшләргә Баулыга күчә. Пенсиягә чыкканчы Баулы бораулау эшләре идарәсендә эшли.
Яшь Якуповлар гаиләсе матур 08.08 датасын сайлаган.
"Бәхетле гаилә мәктәбе" яшь парларны мәхәббәт һәм татулыкта яшәргә өйрәтә.
Биектау районының ЗАГС бүлегендә 7 августа Березовка авылынан яшь парлар Дмитрий Игорь улы һәм Эльвира Барый кызының 100 номер белән гаилә төркәлде.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә елның 400 нче пары никахын рәсмиләштерде. Җәмил белән Наилә гаиләсендә тиздән сабый тууы көтелә. Матур парга бәхетле гомер телибез!
Миңгалиевлар гаиләсендә король размерындагы бәхет пәйда булды - 29 июль көнне якты дөньяга сабыйлар Риана белән Радель туды. 8 август көнне Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге белгече игезәк сабыйлар тууын рәсмиләштерде.
"Матур йола" датасында – 2017 елның 8 августында– Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә 8 пар никахларын теркәгән.
2017 елның 8 августында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре тантаналы рәвештә Бадретдиновлар гаиләсен алтын туйлары белән котладылар.
7 августта Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегенә укучылар килде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова укучыларны Россия һәм Татарстан Гаилә Кодекслары белән таныштырды, бүлекнең актлар теркәү, төрле тантаналы чаралар үткәрү өлкәсендәге эшчәнлеге турында әңгәмә алып барды. Укучыларны статистика бик кызыксындырды, алар район демография хәле, ничә яшьтә нихахлар теркәлүе турында сораулар бирделәр.