ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2017 ел
шимбә

2017 елның 29 сентябрендә  Бөтендөнья йөрәк көне билгеләп үтелә.
Йөрәк  безнең тормышны үз хакимияте астында тота. Ул яратырга, елмаерга һәм яшәргә мөмкинлек бирә. Нәкъ менә 2017 елның 29 сентябрь “Бөтендөнья йөрәк  көне”ндә, Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә Гатин Алмаз һәм Абдуллина Гөлчәчәк никахларын теркәделәр.
Бу бәхетле көн яшь парларга чын мәхәббәт, үзара аңлашу һәм гаилә бәхете алып килсен!

Нурлат шәһәре Мәдәният сараенда узган тантана олыларыбызга кайгырту һәм хөрмәт күрсәтүгә,  рәхмәт әйтүгә багышланган чара булып утте.

Җылы очрашу күргәзмәләр карау, чәй табыны артында аралашудан башланды.


29
сентябрь, 2017 ел
җомга

      2017 елның  28нче сентябрь Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ  идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 5500нче баланы теркәделәр. Бу сабый – Эмиль Ямалтдинов  – 25 сентябрь көнендә дөнья күрде.

      Бу балага сәламәтлек, батырлык, тыңлаучан булып үсергә насыйп итәбез!

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Бөгелмә кадет мәктәп-интернатының 10 сыйныф укучылары белән гаилә белеме дәресе узды. ЗАГС белгечләре үзләренең эш үзенчәлекләре турында гына түгел, ә ЗАГСның нәрсә икәне, гаилә, гаилә кыйммәтләре турында да сөйләделәр.

2017 елның 29 сентябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Хановлар гаиләсенең "асылташ" туйлары узды.

 1- нче октябрь - Өлкәннәр көне. Бу уңайдан Актүбә бистәсендә зур бәйрәм билгеләп үтү матур йолага әверелде. 50 ел бергә тату гомер иткән гаиләләр чакырылды: Маркиннар гаиләсе - Александр Иванович һәм  Лидия Дмитриевна, Шеркуновлар гаиләсе - Александр Евгеньевич  һәм Галина Ильинична.

2017 елның 29 сентябрьда Яшел Үзән районында "Экстремизмга юк!" экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау кысаларында игълан ителгән айлык барышында Яшел Үзән районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре һәрбер тантаналы никах церемониясеннән соң яшь парларга «Террорчылыкка юк» дигән белешмәлекләр тапшырдылар.


28
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 600 нче никах пары теркәлде. "Юбилей" пар булып Ушенин Константин Сергей улы һәм Тихонова Луиза Рәис кызы булдылар.

    2017 елның 28 сентябрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 3000 пар теркәлде. Юбилей парлар булу бәхетенә Валиевларның яшь гаиләсе иреште.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International