ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова «Социаль-мәдәни чаралар аркылы традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту» исемле темага доклад белән чыгыш ясады. Чыгыш сораулары киң кырлы булды. Соңгы еллардагы статистика мәгълүматлары һәм аларның шәһәр һәм районның демографик картинасына йогынтысы сессия тыңлаучылары өчен зур экранда күрсәтелде.

2024 елның 15 феваль көнне гаилә союзын Рөстәм һәм Динара Миңнехановлар төзеде. Без алар турында очраклы рәвештә генә язмыйбыз - яшь пар, үзе дә көтмәгәндә, Түбән Камада 2024 елның 100 нче пары булды.

Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин катнашында Гаилә елын ачу тантанасында кабызылган утлы капсула 24 гыйнварда Самат һәм Сөмбел Зыятдиновларның яшь гаиләсе тарафыннан «Казан» Гаилә үзәгенә китерелде. Аның уты тантаналы рәвештә Идел буе федераль округының 13 төбәгенә тапшырылды.

Ирле-хатынлы Михаил Иванович һәм Нина Ивановна Гараниннар 65 ел мәхәббәт һәм татулыкта яшиләр. Алар барлык авылдашлар өчен ныклы гаилә мөнәсәбәтләре һәм тырышлык үрнәге булып тора. Аларның бөтен тормышы Чистай районының туган авылы Четырчи белән бәйле.


14
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Кама Аланы ГХАТ бүлегенең "Радуга" балалар иҗат үзәгендә тормыш юбилярларын хөрмәтләү күркәм традициягә әверелде.

Чистай Никахлашу сараенда гашыйклар көнендә 3 пар никахлашкан.


13
февраль, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның 17 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлау узачак - Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә гражданнарның турыдан-туры ихтыярын белдерү процедурасы.


12
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә елында традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга аерым игътибар бирелә. Аларга мәхәббәт, тугрылык, хөрмәт, үзара аңлашу һәм ярдәм керә. Бу кыйммәтләр көчле һәм бәхетле гаиләнең нигезе. Гаилә-безнең һәрберебезнең тормышында иң мөһиме. Гаилә- ул бик якын, без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан, игелек һәм бәхет теләгән кешеләр.


10
февраль, 2024 ел
шимбә

Һәр шимбә көнне ГХАТ Идарәсе белгечләре булачак яшь парлар өчен инструктаж үткәрәләр. "Сорау-җавап" форматында уза торган мондый очрашулар парларга гаилә законнары өлкәсендә кирәкле консультация алырга мөмкинлек бирә.


8
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024 елның 08 февралендә Анатолий Борисович һәм Валентина Кузьминична Спиридоновлар Чистай ЗАГСының тантаналы теркәлү залында үзләренең 50 еллык тормыш юбилеен билгеләп үттеләр!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International