2024 елның 15 феваль көнне гаилә союзын Рөстәм һәм Динара Миңнехановлар төзеде. Без алар турында очраклы рәвештә генә язмыйбыз - яшь пар, үзе дә көтмәгәндә, Түбән Камада 2024 елның 100 нче пары булды.
ГХАТ Идарәсе белгечләре яңа никахлашучыларны тормышларындагы бу истәлекле вакыйгалары белән котладылар һәм аларның беренче гаилә документын - никахлашу турында таныклыкларын һәм истәлекле китап тапшырдылар.