Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә елында традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга аерым игътибар бирелә. Аларга мәхәббәт, тугрылык, хөрмәт, үзара аңлашу һәм ярдәм керә. Бу кыйммәтләр көчле һәм бәхетле гаиләнең нигезе. Гаилә-безнең һәрберебезнең тормышында иң мөһиме. Гаилә- ул бик якын, без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан, игелек һәм бәхет теләгән кешеләр.
Бүген Баулы районы ГХАТ бүлегендә исем кушу тантанасы булды. Бәйрәмгә күптән түгел генә сабыйлары туган гаиләләр кунак булды: - Дамир Харис улы һәм Гүзәл Расих кызы Мөхәммәдиевлар, аларның икенче бала булып кызлары Динә туды; - Раил Рәис улы һәм Әминә Фаил кызы Кәримовлар, кызлары Амалия тугач күп балалы гаилә булды; - Фәйзи Рәшидҗамал һәм Абдул Сәмад Фараназ гаиләсе, гаиләдә икенче бала булып уллары туды Фархан туа; Руслан Рафикович һәм Светлана Геннадиевна Давыдовлар гаиләсе, гаиләдә икенче бала булып кызлары Мәдинә туа; Мкртчян Мгер Нверович һәм Оганян Тигрануи Гагиковна гаиләсе, беренче булып кызлары Лариса туа.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Хөснуллина Илмира Илдус кызы ата-аналарны сабыйлары туу белән җылы котлады һәм тантаналы рәвештә бала туу турында таныклыклар, бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Мурсалимова Сирена Тимерхановна мондый тату гаиләләрдәге сабыйларның бәхетле, сәламәт һәм уңышлы үсәчәгенә ышаныч белдерде. Мәдәният йорты солистлары Лилия Мәҗитова һәм Гөлия Кучербаева бәйрәмне матур җырлары белән бизәделәр.