Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсендә туй инструктажы

2024 елның 10 феврале, шимбә

Һәр шимбә көнне ГХАТ Идарәсе белгечләре булачак яшь парлар өчен инструктаж үткәрәләр. "Сорау-җавап" форматында уза торган мондый очрашулар парларга гаилә законнары өлкәсендә кирәкле консультация алырга мөмкинлек бирә. Никахлашу сараеның даими кунагы булган гаилә психологы Дания Трухан кияүләр һәм кәләшләр белән мәхәббәт һәм ихтирамны ничек саклап калу турында практик киңәшләр белән бүлешә.

Очрашулар ачык характерда уза һәм бу очрашуга гаилә корырга уйлаган барлык пар килә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International