38 нче лицей укучылары Түбән Кама шәһәренең ГХАТ Идарәсендә «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресендә булдылар. Балалар ГХАТ Идарәсе органнарының эше, һәр кешенең тормышында аларның нинди роль уйнаулары турында белделәр. Никахка һәм гаиләгә җаваплы мөнәсәбәт темасы да күтәрелде.
Бүген, 8 апрельдә, Ютазы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Гаилә учагы капсуласын Азнакай районына тапшыруга багышланган тантаналы чара узды. Гаилә учагы капсуласы 1 апрельдә Урыссу бистәсеннән Абрамовлар гаиләсе тарафыннан Ютазы муниципаль районына китерелде.
Чистай шәһәренең Ислам үзәгендә йөклеләр көне алдыннан булачак әниләр өчен “Әлли-бәлли, былым” дип аталган бишек җырларына багышланган чара булды. Әлеге чараны Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге һәм "Ак калфак" оешмасының җирле бүлеге оештырып җибәрде.
Бөтенроссия йөклеләр көне алдыннан Түбән Кама шәһәренең ГХАТ Идарәсендә «Гаиләм – Минем Галәм» фотокүргәзмәсе ачылды, аның авторы-шәһәрнең танылган фотографы Елена Максимова. Күргәзмәнең геройлары Түбән Кама шәһәре гаиләләре.
5 нче апрель көнне Чистай шәһәренең хатын-кызлар консультациясендә йөклеләр көне алдыннан булачак әниләр белән очрашу булды.
Сәламләү сүзләре белән барлык катнашучыларга хатын-кызлар консультациясе мөдире, акушер-гинеколог Гөлнара Карлышева мөрәҗәгать итте.
2024 елның 5 апрелендә Йөклеләр көне кысаларында ГХАТ Идарәсенең хокук белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе белән очрашу булды.
2024 елның 04 апрелендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге тарафыннан Никахлашу сарае базасында Чистай шәһәренең «1 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучылары белән гаилә дәресе үткәрелде.
Бүген Бөтенроссия йөкле хатыннар көне алдыннан Нурлат районы ГХАТ бүлегендә булачак әниләр белән очрашу узды.
Бишек җырлары барлык халыкларда да традицион, бу билгеле бер балалар тәрбияләү йоласы, ул баланың беренче көннәреннән үк аны халык мәдәнияте, теле, милләте белән таныштыра. Бишек җырларында шулай ук педагогика һәм психология принциплары да бар. Бу ата-аналарның балалар белән бәйләнеше, ата-бабалар киләчәк буынның гаилә кыйммәтләренә салган нигезләрнең берсе.
Бала көтү-һәр хатын-кыз тормышында гаҗәп вакыт. Бу чорда аңа аерым кайгырту, игътибар һәм ярдәм кирәк. Нәкъ менә шушы максат белән безнең илдә тагын бер матур бәйрәм – Бөтенроссия йөклеләр көне барлыкка килде. Бәйрәм елына ике тапкыр билгеләп үтелә, һәм беренче дата, символик рәвештә, яз көне 7 апрельдә билгеләп үтелә.