Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә «Гаиләм - Минем Галәм» фотокүргәзмәсе ачылды

2024 елның 6 апреле, шимбә

Бөтенроссия йөклеләр көне алдыннан Түбән Кама шәһәренең ГХАТ Идарәсендә «Гаиләм – Минем Галәм» фотокүргәзмәсе ачылды, аның авторы-шәһәрнең танылган фотографы Елена Максимова. Күргәзмәнең геройлары Түбән Кама шәһәре гаиләләре.

Күргәзмәне караганнан соң, барлык катнашучылар Нарушевлар гаиләсендә туган кыз балага исем кушу тантанасында шаһит булдылар һәм күргәзмә авторының призлар уйнатуында катнаштылар.

Түбән Кама шәһәре мэры урынбасары Марина Камелина һәм Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Чулпан Ульданова катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр һәм Нарушевлар гаиләсен дүртенче бала тууы белән котладылар.

Бәйрәмне булачак әниләр бизәде. Бу көнне аларга аерым игътибар күрсәтелде. Чара истәлегенә аларга «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе хатын-кыз депутатлары берләшмәсеннән һәм Түбән Кама эшкуарлар берлегеннән бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International