Бишек җырлары барлык халыкларда да традицион, бу билгеле бер балалар тәрбияләү йоласы, ул баланың беренче көннәреннән үк аны халык мәдәнияте, теле, милләте белән таныштыра. Бишек җырларында шулай ук педагогика һәм психология принциплары да бар. Бу ата-аналарның балалар белән бәйләнеше, ата-бабалар киләчәк буынның гаилә кыйммәтләренә салган нигезләрнең берсе.
03 апрельдә Чистай шәһәренең Ислам үзәгендә татар бишек җырларына багышланган чара узды.
Чарада Казан инновацион университеты, «Восток» КНИТУ-КАИ филиаллары студентлары, авыл хуҗалыгы техникумы һәм медицина училищесы студентлары, «Ак калфак» хатын - кызлар иҗтимагый оешмасы, Чистай хатын-кызлар советы, шул исәптән аның рәис урынбасары - ЗАГС бүлеге начальнигы Илмира Ярмушева, шәһәрнең битараф булмаган кешеләре катнашты.
Очрашу бик күңелле булды, анда борынгы бишек җырлары яңгырады, гаилә кыйммәтләре турында сүз алып барылды. Очрашуда катнашучылар да читтә калмады - алар Габдулла Тукайның «Элли-бэлли» татар бишек җырын бергәләп башкардылар.