18 гыйнвар аенда 2020 елны беренче парлар булып, Буа районы Иске Борындык авылында яшәүче Артем Васильев Һәм Елена Нягукова үзләренән никахларын төркәделәр. Яшь парларны район җитәкчесе Ранис Камартдинов җылы сүзләре белән котлап район исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.
Чын мәхәббәтеңне каршылау-тормышта иң зур бәхет. 2020 елның 18 гыйнварында Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ирле-хатынлы Карпухиннар гаилә тормышының Көмеш юбилеен билгеләп үттеләр.
2020 елның 18 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә көмеш юбилярлар өчен Мендельсон маршы яңгырады. Төп геройлар-ирле-хатынлы Цыгановлар Василий Геннадьевич һәм Светлана Мөстәкыймовна.
2020 елның 18 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә яңа өйләнешүчеләр белән очрашу булып узды.
2020 елның 18 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Бабаевларны 45 яшьлек юбилее белән котладылар.
2020 елның 18 гыйнварында Яңа ел бәйрәмнәреннән соң Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Булачак гаилә мәктәбе «Юнона» эшли башлады.
2020 елның 18 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Шумилиннар Юрий Николаевич һәм Валентина Николаевнаны 25 еллык юбилее белән котладылар.
Гражданлык актларын теркәү залында Ютазы районында тантаналы төстә Бәйрәкә авылыннан Динара һәм Роман Самсоновлар никахлашты. Бу көнне бәхетле яшь гаиләне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Самонина тәбрик итте, яшьләргә «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Минзәләдә 17 гыйнвар көнне 2020 елның беренче гаиләсенең никахы теркәлде. Елның иң беренче пары – Регина Галиева белән Роберт Полховскийның законлы теркәү тантанасында яшьләрнең әти-әниләре, якыннары, туганнары, дуслары да катнашты.
2019 елның 17 гыйнвар аенда Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсе белгечләре белән 100 бала туу турында акт теркәлде. 2020 елнын 9 гыйнвар көнне Агафонов Антон Михаил улы һәм Сафина Алия Айдар кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Милана исеме кушылды.