ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2024 ел
җомга

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Радик һәм Гөлнур Вафиннарга яңа туган улларына исем кушу тантанасы булды.

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А.Х. Шәмсетдинов, Азнакай районы хатын-кызлар советы рәисе Э.С. Галиева мөрәҗәгать итте, булачак әниләргә ана белән бала арасындагы бәйләнештә бишек җырының әһәмияте турында сөйләде.


12
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Конституциясе көнендә никахлашу Сараеның төп залында 14 яшькә җиткән яшьләргә паспортлар тапшыру тантанасы узды.

ГХАТ Идарәсе белгечләре катнашучылар өчен паспорт, илнең дәүләт символлары турында танып-белү викторинасы һәм концерт программасы әзерләгәннәр.

Туй көнен сайлау - гашыйк пар өчен иң мөһим карарларның берсе. Күп кенә яңа өйләнешүчеләр искиткеч матур датаны сайларга омтылалар, һәм 12.12.2024 мөһим көне өчен үзенчәлекле нәрсә эзләүчеләрнең игътибарын җәлеп итә ала.

Россия Федерациясе Конституциясе көнендә, «Ныклы гаилә» проекты һәм Гаилә елы кысаларында Сарман бала тудыру йортында яңа туган сабыйны чыгару тантанасы булды. Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Илнар һәм Айгөл Хәбибуллиннар гаиләсен уллары тууы белән котлады.

12 декабрьдә, Россия Федерациясе Конституциясе көнендә, Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда 14 яше тулган яшь гражданнарга тантаналы рәвештә паспортлар тапшыруга багышланган чара узды. Конституция нәрсә ул? Бу-дәүләт нигезе, аның гражданнарының тормышы нинди булачагына нигез салынган документ, бу безнең дәүләтнең төп законы.

12 декабрьдә, Россия Федерациясе Конституциясе көнендә, «Без Россия гражданнары» акциясе кысаларында, Җәлил мәдәният йортында Сарман районы Җәлил бистәсенең 14 яшьлек укучыларына паспортлар тапшыру тантанасы булды.

Бу вакыйга белән яшүсмерләрне һәм аларның ата-аналарын шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова котлады.

Якшәмбе көнне 22 декабрьдә «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ - Планета» телеканалларында 12 сәгатьлек “Яңа ел белән, гаилә!” телемарафоны һәм Татарстанда Гаилә елына йомгак ясау булачак.


11
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Конституция көне алдыннан ЗАГС бүлегендә 11 яшь бөгелмәлегә Россия Федерациясе паспорты тапшыру тантанасы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International