Чистайда традицион гаилә кыйммәтләрен саклау турында дискуссия узды

2025 елның 11 феврале, сишәмбе

Чистай Ислам үзәгендә «Традицион гаилә кыйммәтләре - дәүләт һәм гражданлык җәмгыяте нигезе» темасына «түгәрәк өстәл» узды. Чараны Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге, Чистай татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы оештырды. Түгәрәк өстәл эшендә сәламәтлек саклау, мәгариф, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Түгәрәк өстәл кысаларында чарада катнашучылар түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар: гаилә кыйммәтләрен саклауның мөһимлеге, яшьләрнең никахлашуга һәм гаилә коруга әзерлеге, Россиянең традицион кыйммәтләрен формалаштыруда һәм саклауда традицион дини оешмаларның һәм мәктәпнең роле.

Түгәрәк өстәлдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов мөрәҗәгать итте. Ул традицион гаилә мөнәсәбәтләрен популярлаштыру һәм үсеп килүче буынны лаеклы тәрбияләү максатларында мондый чараларны уздыруның мөһимлеген билгеләп үтте. Кызганычка каршы, бүген бөтен дөнья, аерым алганда Россия, нигезендә гаилә турындагы традицион күзаллаудан баш тарту, рәхимсезлекне аклау, шул исәптән балаларга карата да, яңа либераль кыйммәтләр белән бәрелешү кичерә. Шуңа күрә дәүләт һәм социаль институтларның, дини оешмаларның төп бурычы - әлеге вәзгыятьне үзгәртү һәм балаларның киләчәге өчен көрәштә берләшергә, яңа буынга үз иленең лаеклы һәм бәхетле гражданнары булып үсәргә ярдәм итү. Кабул ителгән ведомствоара чаралар комплексы гына безгә бу мәсьәләдә уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирәчәк.

Түгәрәк өстәл азагында катнашучылар әлеге мәсьәлә буенча эш төркеме төзү, шулай ук яшьләр өчен гаиләнең кыйммәтләре һәм әһәмияте турында сөйләүче видеороликлар эшләү, курслар булдыру һәм яшь гаиләләр белән эшне активлаштыру турында карар кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International