Татар гаиләсенең көнкүрешенә һәм традицияләренә багышланган ике уникаль басманы тәкъдир итүгә чакырабыз

2025 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

18 февральдә 15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсендә (Казан шәһәре, Әхтәмов ур., 14) берьюлы ике китапны - Татарстан китап нәшрияты тарафыннан нәшер ителгән «Татарская семья: обычаи и обряды» һәм «Татар гаиләсе: гореф-гадәтләр һәм йолалары» китапларын тәкъдир итү була.

Китаплар татар халкының гаилә йолалары һәм гореф-гадәтләре турында белем хәзинәсе булып тора һәм традицияләр турында мәгълүмат биреп кенә калмый, бәлки үз тамырлары турында уйланырга да өнди, балаларын һәм оныкларын татар мәдәнияте рухында тәрбияләргә булыша, туганлык бәйләнешләрен ныгыта һәм алдагы буыннардан калган телне, динне һәм милли үзенчәлекләрне саклап калырга ярдәм итә.

Презентациядә катнашучылар әлеге китапларның автор-төзүчеләре белән, китап тудыруның мавыктыргыч тарихлары белән танышачаклар. Моннан тыш, кунакларны М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты каршындагы «Репетиция» театраль студиясе хорында катнашучыларның чыгышы, шулай ук фольклорчы һәм автор Фәнзилә Җәүһәрова чыгышы көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International