Туйның алтын юбилее - гаилә тормышында иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе. Ярты гасыр бергә яшәгән кешеләр мәхәббәт, хөрмәт, бер-береңә ышаныч һәм тугрылыкның бәхетле гаилә тормышының төп юлдашлары булуын исбатлый алдылар.
14 февральдә чистайлылар Владимир Павлович һәм Зинаида Константиновна Гребневлар алтын туйларын билгеләп үттеләр! Юбилярларны ГХАТ бүлеге җитәкчесе Илмира Ярмушева, «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Чистай җирле бүлекчәсе җитәкчесе Наилә Хәйдәрова җылы котладылар. Ирле - хатынлы Гребневлар лаеклы хезмәт ияләре - Зинаида Константиновна гомере буе тегүче булып эшләгән, Владимир Павлович армиядә хезмәт иткәннән соң автослесарь булып эшләгән, аннары хезмәт гомерен машина йөртүче һөнәренә багышлаган, автотранспорт предприятиесендә эшләгән. Бүгенге көндә юбилярлар лаеклы ялда. Алар менә дигән кызлар Светлана һәм Татьянаны үстергәннәр, дүрт оныклары, ике оныкчыклары бар. Алтын юбилей көнендә ир белән хатын «Почетлы юбилярлар китабы»на кул куйдылар.