ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Сарман районы Сөлек авылында яшәүче Наил һәм Кафия Дәүләтшиннарның бергә яшәүләренә 60 ел тулды. Гаилә башлыгы Наил абый гомере буе механизатор, Кафия апа күмәк хуҗалыкта төрле эшләрдә эшләгәннәр. Бүгенге көндә хезмәт ветераннары лаеклы ялда, авылда хөрмәтле кешеләр.

2015 елның 22 декабрь аенда Буа муниципаль районы ГХАТ бүлегендә ана капиталы дәүләт сертификаты тапшыру тантанасы узды. Ике һәм аннан да күбрәк бала алып кайтучы биш гаиләгә, ана капиталы сертификаты бирелде. Тантанада пенсия фонды җитәкчесе Рәфыйк Гали улы Җәләлов һәм “Кама” исемендәге коммерция банк җитәкчесе Рамил Гыймулла улы Гыйсматуллин катнашты.

Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә “Яраткан йөрәктән, яхшы эшләр” логотибы белән, йөрәк формасында ясалган куб куелган иде. Акцияның максаты- Татарстан Республикасы балалар хосписы пациентларына ярдәм күрсәтү.

     Яшь гашыйк пар Мингалимов Руслан Рушан улы белән Ибраһимова Миляушә  Хаммат кызы  өчен никахлашу көне икеләтә бәйрәм булды. Чөнки яшьләр Мамадыш районының ГХАТ бүлегенә законлы язылышырга  гариза бирергә никахлашудан соң ук килделәр.  

Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдинов Татарстан Республикасының дəүлəт хокук гражданлык актларын теркəүдə, тормышка ашыруда  шактый зур өлеш керткəннəре өчен, югары профессионализм, күпьеллык тəҗрибəле эшлəре  һəм ГХАТ бүлеге  хезмәткәрләре үткән профессиональ бәйрәмнәре  белән Вахитов авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе   Резедə Габбасовага һəм Соболевский авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Екатерина Семеновага Республикасының Министрлар Кабинетының ГХАТ бүлегенең    Рəхмəт хатларын тапшырды. Югары Ослан муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе  Линар Хакимҗанов Карагуҗа авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе  Светлана Турицинага һәм   Килди авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Наталья Левочкинага Югары Ослан муниципаль район Башкарма комитетының Рәхмәт хатларын тапшырды  .

Баулы  районында гаиләнең авторитетын күтәрергә юнәлтелгән эшләр күп башкарыла. Яшь гаиләләр, булачак әниләр өчен занятиеләр, шул эшләрнең бер өлеше. “Шәфкать” социаль үзәгендә  бәби көтүче әниләр өчен оештырылган дәрес “Могҗиза көткәндә” эчтәлеге астында узды.

Менделеевск шәһәренең 10 нчы балалар бакчасында  “ Авторитет- тәрбия нигезе” дип аталган конференция узды. Бу чарада  мөгаллимнәр, ата-аналар, Мәгариф идарәсе, ЗАГС бүлеге катнашты.


22
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Тәтеш шәһәрендә яшәүче Харитонова Валентина Михайловна үзенең  90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга  Тәтеш муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Людмила Абрамова килде. Ул   Валентина Михайловнаны җылы котлап исәнлек теләде һәм РФ Президенты Владимир Путинның һәм район Башлыгы Рәмис Сафиулловның котлауларын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Башкалабыз Казанда мөмкинлекләре чикле хатын-кызлар өчен республикакүләм Матурлык конкурсы гөрләде, барлык биремнәрне югары осталык белән башкарып Балтач кызы Нурсинә Галиева җиӊү яулады, «Мисс Татарстана" титулына лаек булган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International