Баулы районында гаиләнең авторитетын күтәрергә юнәлтелгән эшләр күп башкарыла. Яшь гаиләләр, булачак әниләр өчен занятиеләр, шул эшләрнең бер өлеше. “Шәфкать” социаль үзәгендә бәби көтүче әниләр өчен оештырылган дәрес “Могҗиза көткәндә” эчтәлеге астында узды.
Тынычландыра торган матур музыка астында булачак әниләр психолог кушуы буенча төрле сүрәтләр ясадылар. Занятие ахырында сүрәтләргә анализ ясалды, катнашучыларның ичке хәләтләре ачыкланды.