Сарман районы Сөлек авылында яшәүче Наил һәм Кафия Дәүләтшиннарның бергә яшәүләренә 60 ел тулды. Гаилә башлыгы Наил абый гомере буе механизатор, Кафия апа күмәк хуҗалыкта төрле эшләрдә эшләгәннәр. Бүгенге көндә хезмәт ветераннары лаеклы ялда, авылда хөрмәтле кешеләр.
Алар 5 бала тәрбияләп үстергәннәр, 9 оныклары, 10 оныкчыклары шатлыклары белән яшиләр.
Юбилярларны район һәм авыл җирлеге җитәкчелеге, туганнары котлады. Аларга район Башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.